Сәлам хаты.
Дөньда кадерле булган әнием. Сиңа улың Мөбәрәкҗаннан бик сагынып бик күп сәлам. Һәм туганнарым Разия, шулай ук Һашим белән Мансурга, туганнарга булган сагынычлы саләмнәремне язып җибәрәм. Сәлам соңында хәзергә үзем таза-сау. Ул тарафта булган сезләрне дә сәламәт булырлар дип беләм. Әни, күңелеңә авыр алма, безне 22 се көнне (22.06.41)Казаннан чыгарып җибәрделәр. Вагонга утырганда кая барасын һич тә әйтмәделәр, сезне 45 көннән ары тормыйбыз дип ышандырдылар (алдадылар). Ә вагонга утыргач сугышка икәнен әйттеләр. Егылып китә яздык. Бу хатны вагонда язып бардым. Кайда туктасы мәгълум түгел әле. Ярый, әни һәм туганнар, минем өчен артык кайгырмагыз, без күрәсен кеше күрмәс. Туфрак аннан алынган булса, бәлки кайтып күрешербез. Алланың рәхмәте күп. Әни,син бигрәк тә минем өчен кайгыртып үзеңне-үзең бетермә. Ләкин догаңнан ташлама, исәнлектә күрешүне телә. Озакка сузылса, белмим инде нәрсә булыр. Аннан соң налог салсалар түләмәгез, булырга тиеш түгел. Икмәк якларыгыз юктыр инде, бер төрле дә хәбәрләшә алмадык. Инде урманнан киткәч 45 көн тулды, бирмәсләр дип бармыйча калмагыз. Договор срогы тулганчы бирергә тиешләр. Ярый хатка язып сүз бетмәс, исәнлектә күрешергә язсын.
Хәзергә Мәскәүгә таба барабыз. Бабайларга һәм әбигә дә барчаларынакүп сәлам диярсез. Мине сораганнарга һәи Әминәгә дә күп сәлам диярсең. Нәрсә язарга башым берни дә уйлый алмый. Аллаг тапшырдык. Артык кайгырмагыз, исәнлектә күрешуләрне теләп калучы Мөбәрәк. Аннан соң минем иске паспортта ябыштырган карточка булыр, сагынганда карарсыз. Бу хатымны да ертмагыз, саклагыз. Ярый, әни һәм туганнар, хушыгыз. Мөбәрәкҗан. 23/VI-1941 ел.
Искәрмә: Балыклы авылы егете Мөбәрәкҗан Хаҗиев 1941 елның октябрь аенда 26 яшендә сугышта хәбәрсез югала.