Хаҗиев Нәҗип Хаҗи улы 1920 елда Кукмара районы Камышлы авылында туган. Әтисе Тохватулла улы Хаҗи. Әнисе – Мөһәммәтгали кызы Миңнебикә. Гаиләдә беренче бала. Атасы, Нәҗипкә 9 яшь булганда вафат була. Кечкенәдән сөючән, әнисенә, гаиләсенә булышып үскән. Башта Камышлы авылының 4 еллык башлангыч мәктәбен тәмамлаган. Шуннан соң җидееллык Пычак авылындагы мәктәпне бетергән. Мәктәпне тәмамлагач сатучы булып әшләгән, секретарь эшен башкарган, соңрак аны авыл советына сайлап алганнар. 1940 елда 20 яшендә армия сафларына китә. 1942 елда хәбәрсез югала.
- 28.11.1940
Сагынычлы хат башы зинхар языгыз каршы.
Матур табигатьле туган илдә яшәүче газиз әнием сиңа, Забайкальянең начар табигатьле үсемлексез ком тавлыгы арасында хезмәт итүче улыгыз Нәҗиптән иң сагынычлыбулган күптин-күп сәламнәремнеязып калам. Һәм дә энем Фатых сиңа иң сагынычлы булган бик күп сәламнәремне язып калам. Һәм дә сеңлем Закирә сиңа бик күп сагынычлы сәламнәремне язып калам. Һәм дә тәтәләрнең барчасына һәм барча семьяларына бик күп сәлам. Миннегалиабыйларның барчасынада аермаенча бик күп сәлам, Корбангали, Фасим абыйларның барчасына да бик күп сәлам. Гөлзифа әби белән Гәрифулла абзыйга бик күп сәлам. Һәм онтылганнарга бик күп сәлам. Һәм мине сораган күрше-күләннәргә дә бик күп сәламнәрязып калам. Сәлам тәмам.
Сүзгә күчәм. Үзем пока сау - сәламәт армия сафында хезмәт итеп ятам. Сезнең дә барчагызны да төштә күрү буенча сау сәламәттер диеп беләм. Бу сезгә 4 нче хат, бер хат алганым юк. Сезнең 3 хатыгыздан сон Фазлыйга хат язган идем, аннан 27/XI хат алдым. Әллә язарга вакытыгыз юкмы, әллә хат бармыймы. Фатых та кайткандыр инде. Әле ял итә торгандыр, ничава ял итсен. Закирә укыймы. Акча түләсегез күптер инде. 3 ак сатинны сатыгыз, ул бер нәрсәгә дә ярамый. Фатыхка пәлтә ала алмасагыз минекен кисен, костюмны көя кисмәсен саклагыз. Ит түли алдыгызмы, ашарыгызга бармы. Закирәгә пәлтә ала алдыгызмы. Малларда үзгәреш юкмы. Колхоз кормы бирдеме. Армиядән кеше күп кайткан икән. Кашаповның, Нәкипнең адресларын салыгыз, ярыймы. Аннан соң миңа бер 10 дәфтәр салыгыз. Дәфтәрне яхшылап төрегез. Баш-башы күренеп калсын. Бау белән бәйләмәгез, келәйләп киягаз ябыштырсагыз ярый, адрес рәтләп языгыз да почтага илтеп салыгыз. Монда шундый дәфтәрләр килә, монда киягаз юк.
Тамак тук, өс бөтен, тулке көн бик салкын. Безнең эш бик җиңел разведкада түгел.
Сездән бер хат та алмагач бик читен. Ярый, ара тар булды иртә белән генә яздым. Хат сала күрегез. Базарда оннар кыйбатмы.
Минем адрес. Ст. Борзя Молотовский.
ж.д. 126 кап. Хазеев Назип.
28.11.1940
ТАССР Кукморский район дер. Камышлы Хазееву Фатыху.
(2) 06.12.1940
Тат.АССР МКЖД ст.Кукмор Кукморский район дер.Камышлы. ХазеевуФатыху от Хазеева Н.
Хат башы зинхар языгыз каршы.
Йырак көнчыгышта хезмәт итүче улың Нәҗиптәп газиз сиңа иң сагынычлы булган күптин күп сәламнәремне язам. Вә һәм дә егет Фатих сиңа иң сагынычлы булган бик зур саләмнәремне язып салам.
Вә һәм дә сеңлем Закирәгә иң сагынычлы булган бик зур саләмнәремне язып салам.
Һәм дә Вәли җизни белән Гафифә тәтәгә балаларына аыермача бик күп сәлам язып салам. Һәм дә Гайсә тәтәләрнең барчаларына да аермача бик күп сәлам язып салам.
Һәм дә Миңнегали абыйларга барсына да аермача бик күп сәлам.
Һәм дә Корбангали абыйларның барчасына да аермача бик күп сәлам язып салам. Һәм дә бабай белән Гөлзифаәбигә бик күп сәлам язып салам. Һәм дә Антонов бездә була, аңа дабик күп сәлам язып салам. Һәм дә хат киләме дип сораган абый – энеләргә, күрше-күләннәргә бик күп сәлам диерсез.
Сәлам тәмам.
Үземнең хәлгә килсәк пока армия сафында сау-саләмәт хезмәт итеп ятам. Сезнең дә барчагыз да сау-саләмәт диеп беләмен. Әни нишләп бер хат та салмыйсыз, әллә хатларым бармадымы, әллә язып китмиме, әллә саласыздыр китмиме, әллә Фатих белән Закирәның язасы килмиме. Алар язмасалар зинһар диеп әйтәм 2 айдан бирле хәлегезне белгәнем юк. Башка кешегә генә булса да,кыскача гына яздырып булса да, бер хат сала күрегез. Үзегез ни хәлдә ятасыз, ару торасызмы, ашарыгызга бармы, Фатих сәгатенә икмәген ала алдымы. Кәнсәләрдә түләп бетерә алдымы. Көздән ит түли алмагансыздыр инде. Малларда үзгәреш юкмы, колхоз корма бирдеме юкмы, ягарыгызга бармы. Закирә белән Фатихның өстенә бармы. Фатих ничәнче числода кайттың, Фатих зинхаряхшы йөрергә тырыш, күп сөйләшмә, күп күрмә, юк - барга катышма, хәзер үзең беләсең законның ничек икәнен. Минем өчен кайгырмагыз, тамак тук, өс бөтен, айга 15 сумакча бирәләр. 5 декабрьдә присяга принимать иттек, ягъни (ант иттерделәр), бер мәртәбә каравылда бардык, хәзер 4 көннән 4 көнгә бер мәртәбә туры килә. Бу хатны яздым казармада, бер сутка дижур торгызалар, шул вакытта, тәмле йокы вакытында төнге сәгать 4 ләрдә. Кашаповның адресын салыгыз яме. Нәкипнең адресын салыгыз. Авылда судить ителгәннәр киткәчкотылдык. Кайсыларын алып киттеләр. Авылда армиядән кайтучылар да, үлүчеләр дә, өйләнүчеләр дә күп булган икән. Ике елның, ике ае узды, тагын 22 ае кала, сау булсак еллар, тыныч булса әкрен узар әле. Гильмулла 6 хат алдым инде ди. Ул алай дигәч күңелләр тулып китте, оныттылар диеп. Минем бу адрес белән ике сутка хат язып тиз йөрер.
Хат алу белән хат салыгыз. Пока, хуш, сау булыгыз. Исәнлектә күрешергә язсын. Хуш, сау булыгыз. Язылды 6/12/40 ел төнлә 4 сәгатьтә. Йоклыйсы бик килә,ярамый йокларга, хуш сау булыгыз.
(3) 25.12.1940
Сагынычлы хат башы языгыз каршы. Газиз әнием армиядә хезмәт итүче улыгыз Нәҗиптән бик сагынычлы бик күп сәлам язып салам. Һәм дә энем Фатих сиңа бик күп иң сагынычлы сәламнәремне язып салам, һәм дә сеңлем Закирәгә дә бик куп сәлам язып салам. Антоновка һәм барча түтәйләргә, агай-энеләргә, барча мине сораганнарга бик күп сәлам язып калам. Сәлам тәмам. Үзем пока сау-сәламәт, таза ятам. Сезне дә хатыгыз буенча сау саләмәт диеп беләм. Ике хатыгызны 1 июльдә алдым актык алганында язган хатыгызны һәм киягаз салган хатыгызныалгач хат язам. Сез әйткәнсез тагын әллә нәрсә сөйләнеп йөриләр дигәнсез. Нәрсә сөйлиләр, аермачык әйтеп языгыз. Әни син нигә хат саен минем өчен кайгырып ятасың, нәрсәгә юкка елыйсың, пока яныңда бер малаең бар бер кызың бар иптәшкә, мин дә сау булсам 22 айдан, яисә 16 айдан кайтып җитәрмен бирган булса. Герм нигә әрбә керттермәгән, булган малы үлеп бетсен диде микәнни. Яхья хатыдыр гел килеп тора. Ягарга юк дигәнсез, бүрәнәне ватыгыз да ягыгыз һәм иске өйне сүтә башлагыз нигә аптырап ятасыз. Минем очен кайгырмагыз, минем тамак тук. Оекбашлар , бияләйләр дә барда үземдә, үзем киям, үзем салам, берсе дә югалмады әле. Кайткачта бик ябыгырга тырышты колхоз эзе дип, яхшы йөр, тазарырсың. Ярый пока, исән-сау торыгыз, тыныч яшәгез. Бу хатны столовыйда рабочий булып барыр алдыннан яздым. Анда бер сутка эш эшлибез, Только бик читен столовыйда. Хуш! Сау! Яздым 25/XIIдә, хат алдым 24/XII/40
(4) 13/IV/41. Хат башы, сез дә языгыз каршы.
Туган илдә яшәүче газиз әниемә армия сафында хезмәт итүче Нәзип углыңнан иң сагынычлы булган сәламнәремне язып салам. Һәм дә Фатых энекәш белән Закирә сеңлемә иң сагынычлы булган сәламнәремне язып салам, һәм дә Антоновка бик күп сәламнәремне язып салам. Сәлам тәмам. Пока үзем армия сафында сау сәламәт хезмәт итеп ятамын. Сезнең дә барыгызнында сау сәлдамәтләрдер диеп беләмен. Бу хатны исәнлек хәбәрен белдереп ял көнне 13 апрельдә яздым. Хәзер көннәр җылынды, кайсы көнне аз гына җил чыкса да ком бураны шулначар. Тамак тук, өс бөтен диеп ятабыз шунда. Рәхим кайда эшли, Ислам эшлиме юкмы? Вахап авыртамы әле һаман да. Миңнеханов М. армиягә алынмыйча торамы әле. Әйтеп языгыз. Минхаҗ тегермәндә эшлиме? Әни авырмыйсыңмы, ашарыгызга җитәрлек ме соң. Пока язар сүзем юк. Хуш, сау булыгыз. Бу хатны тик ятканчы диеп яздым. Гаеп итмәгез.
Алда булыр әле,
Гөл дә булыр әле,
Алла бирсә ел ярымнан,
Бергә булырбыз әле.
Хушыгыз, сау булыгыз. Пока. 13/IV/41
(5) 18/VI/41
Сагынычлы хат башы, алгач сез дә языгыз каршы.
Иң газиз күргән әниемәКызыл армия сафында хезмәт итүче Нәҗип углыңнан иң сагынычлы булган сәламнәремне язып салам. Һәм дә Фатых энекәш сиңа абыеңнан иң сагынычлы булган сәламнәремнеязып салам. Һәм дә Закирә сеңлемә иң сагынычлы сәламнәремне язып салам.Антоновка бик күп сәлам язып белгертәмен. Һәм дә барлык агай-энеләргә түтәйләргә шулай ук яшьләргә, картларга, мине сораган күрше-күләннәргә Тамбов урманындагы агачлар санынча бик күп сәлам диегез. Сәлам соңында үзем аллага шөкер сау сәламәт армия сафында хезмәт итеп ятам. Сезләрнең дә барчагызны да сау-сәламәтләрдер диеп беләмен әле. Үземнең тормыш хәлемә килсәм, үзем иске урыннан егерме дүртенче майда вагонга утырып киттек. Тугызынчы июньдә килеп җиттек лагерьга
18/VI гә кадәр адрес бирмәделәр хат язарга. 18/VI дә адрес бирү белән каравылда идем хат язганда, утырдым һәм яздым. 15 сутка юлда йөрдек. Новосибирскийдан Алма-Атага. Ташкентка Семипалатинскийда, Актүбәдә, Саратовта булдык. Барлык көньяк Казахстанны әйләндерделәр. Саратовтан соң Тамбов шәһәренә 8-10 км ераклыкта урманда лагерьда көн күреп ятабыз. Бик матур урман нарат, чыршы һәм алмагач бик күп, суы да бар ерак түгел, иртән шул суда йөзәбез. Магазин бар, ни алсаң шул бар. Ашау әйберсе ак икмәк килосы 1,70. Кәнфитләр, сөттә кайнаганны саталар - стаканы 40 тиен тора. Шулай итеп, матур урында торабыз. Ял көнне кинога барабыз. Тамбов шәһәреннән ял көнне яшьләр, кызлар киләләр безнең янга. Хәзер акчаны 10 сум гына бирәләр, анысы да 2,50ай саен алып калалар. Мин сезгә китәр алдыннан станцага барып, берәр авыз сүз язып хат салдым, Алдыгызмы. Сез аны түләп алырга тиеш, почтага илтеп салдым. Ул вакытта бер кемгә дә хат язарга рөхсәт юк иде. Фатых кайда эшлисең, авырмыйсыңмы, әни авырмыйсыңмы, бәрәңге утырттыгызмы, ашарыгызга бармы,мал туарлар саулармы. Без Москвага 500 км гына торабыз9 безгә өйгә 1 мең, 500 км, 2 суткалык юл. Дөньяның иң матур җирендә торабыз, авыр түгел әле. Сәгать 10 да ятабыз 6 да торабыз. Без монда полк белән күчтек. Унбер эшелон вагон килдек без монда. Кешегә әйтмәгез мәгез кай берләрен.
(6) 24/VI/41
Сагынычлы хат башы.
Әниемә углың Нәҗиптән иң сагынычлы күп сәламнәрне язып салам.
Егет Фатыхка иң сагынычлы күп сәламнәремне язып салам. Сеңлем Закирәгә иң сагынычлы күп сәлам язып салам. Сәлам тәмам. Пока үзем аллага шөкер Тамбов лагеренда сау саләмәт хезмәт итеп ятамын. Сезнең дә барчагызны да саулардыр диеп беләмен. Бу да мәгълум булсын, өйдән киеп килгән киемнәрне өйгә салдыралар, моннан чыгып киткәнне. Посылкага алюминий стакан, одеколон, 60 сум акча бумажникка тыктым, әз булса да күп итеп алыгыз. Моннан чыгып киткәнче сезнең хәлегезне белә алсам ярар иде инде. Әнием минем өчен кайгырма, бер миңа гына түгел, ил белән бит. Түлке минем саулыгымны гына тели күр, яхшы сүзләр арасында. Тагын әйтәм минем өчен кайгырмагыз, түлке әни үзегез өчен, калган яныздагы балаларыгыз өчен генә кайгыр. Хәзер безнең йөрәк үлгән инде, алла бирса бер нәрсә дә булмас әле. Исән - сау гына әйләнеп кайтырбыз. Әнием минем өчен кайгырма, һәм күз яшеңне түкмә, әрәм итмә, ату үзеңә читен булыр. Минем үземнең шушы көнгә кадәр өйдән чыкканда киткәндә дә килгәндә дә күземнән нишләптер яшь чыкмады онтылган. Җиңгигә, барлык түтәйләргә миннән иң сагынычлы сәлам диерсез. Безнең бакча буй-буй бакча түтәл-түтәл суганнар, төрле чакларым булгандыр, сау булыгыз туганнар.
Хәзергә язар сүзем бетте, бу хатны алгач та кыскача гына хат языгыз. Соңыннан салган хатларны ертмагыз. Фатых, Закирә, әнинең сүзен тыңлагыз, әшәке сүз әйтмәгез, ант әгәр рәнҗетмәгез. Пока хушыгыз, сау булыгыз. Тыныч яшәгез. 24/VI. 41.
(7) 16/IX/41
Хат башы. Сезки туган илдә яшәүче газиз әниемә фашизм белән көрәшеп ятучы Нәҗип углыңнан иң сагынычлы булган сәламнәремне язып белдерәмен. Энем Фатыхка абыең Нәҗиптән иң сагынычлы саләмнәремне язып белдертәмен. Сеңлем Закирәгә абыең Нәҗиптән иң сагынычлы сәламнәремне язып салам. Һәм Өмелхияр җизниләрнең һәрберсенә иң сагынычлы сәламнәремне язып салам. Һәм дә Гафифә Гайзә түтәйләрнең барлык семьяларына аермаенча бик зур сәламнәремне язып салам. Шулай ук Антоновка, барлык агай-энеләргә күрше-күләнгә, картларга, яшьләргә, мине сораган кешеләргә һәр берсенә иң сагынычлы күп сәлам диегез. Сәлам тәмам, бераз сүзгә күчәм. Үзем пока сау сәламәт фронтта ятамын, сезләрне дә барчагызны да сау-сәламәттер дип беләмен. Хатыгызны алып укыгач хат салдым. Монсы икенче хатым. Киемнәр белән 60 сум акча салган идем, ул хакта бер сүз дә әйтмәгәнсез. Бу хатны яздым узган елны комиссиягә кергән көнне, искә алып 16 сентябрьдә.
Ашарыгызга бармы? Бирәләрме? Әйтеп языгыз. Авыл хәлләрен әйтеп языгыз.
Сау-сәламәт яшәгез. Башка язар сүзем юк, үзегез күп итеп языгыз. Сезгә минем исәннек хәбәремне ишетү кадерле. Бу хатны 16/IX дә обедтан соң кичке сәгать 6 да яздым. Тамак тук, өс бөтен пока. Хуш сау булыгыз, Закирә хатны күбрәк язарга тырыш.
ТатАССР, ст.Кукмор Кукморского района, дер. Камышлы, передать Хазееву Фатыху.
Действующая Красная Армия военно-полевая почтовая станция №515, 12 К.А. п/Р от Хазеева Назипа.