Корпункт:
Бу көннәрдә тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветераннары Болгардан Екатерина Хилкова үзләренен туксан яшьлек юбилейын үткәделәр.
Лаеклы тормыш юлын үткән кеше. Екатерина Петровна башта терлекчелектә эшләгән, аннары шәһәрнең төрле оешмаларында хезмәт куйган, ә лаеклы ялга район сельхозтехникасыннан чыккан. Сугыш елларын да, сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрергә туры килгән, шуңа карамастан, сынауларны намус белән үтә алган.
Бу гомер бәйрәме белән ветераннарны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары җылы котлады. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Камил Нугаев исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек тутырылган пакетлар һәм чәчәкләр тапшырдылар.