Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула: 1941 елның 22 июнендә таң атып килгәндә фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә.
Бу көн ил тарихына кайгы көне буларак кереп калган. 1418 көн һәм төн буе дәвам иткән сугыш һәр гаиләгә әйтеп бетергесез зур кайгы һәм югалтулар алып килде, илебез азатлыгы өчен барган көрәштә 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелде. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар. Безнең районнан гына да фронтка 8220 кеше киткән. Архивтан алынган мәгълүматларга караганда, сугышта безнең районның 13371 кешесе катнашкан, яу кырыннан 6305 кешегә туган якларына исән–сау әйләнеп кайтырга насыйп булган, кире кайтмаган 7066 кеше.
Һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында кайгы митингы, “Хәтер шәме” акциясе һәм башка чаралар кешелек тарихындагы әлеге коточкыч фаҗига турында тагын бер кат искә төшерә һәм җирдә тынычлыктан да кадерлерәк нәрсә булмавын күрсәтә. Җирдә бүтән сугыш уты кабынмасын, һәлак булучыларга мәңгелек дан!
Һәркемнең хәтерендә
Корпункт: