Без еш кына үз-үзебезгә “Ватанны сөю нәрсәдән башлана?” дигән сорау бирәбез. Ә җавабы бик гади – Хәтердән дияр идем. Бөек Җиңүгә дә 70 елдан артык вакыт узып китте. Үзегез беләсез, 70 ел инде ул адәм баласының тулы бер гомере дигән сүз...
Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә саклана. Яу кырыннан кайтмый калганнарның исемнәре һәр авылның түрендә урнаштырылган һәйкәлләргә уеп язылган. Бу ядкарьләр бүген инде шактый искерде, тузды дияргә мөмкин. Әмма халык үзенең батыр улларын онытмый. Күп кенә салаларда авыл халкы шушы ядкарьханәләрне үз көче белән яңарта, төзекләндерә. Хәзер инде бу һәйкәлләрдә яу кырында башын салганнарның гына түгел, ә сугыштан исән-имин туган якларына кайтып җиткәннәрнең дә исемнәре өстәлә башлады. Мисал өчен, Яшел Үзән районының Олы Шырдан һәм Кече Шырдан авылларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш батырлары хөрмәтенә яңа һәйкәлләр калкып чыкты.
- Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Узган гасырның 60нчы елларында сугышта катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган hәйкәл инде вакытлар узу белән искергән, хәтер өчен үз ролен үтәрлек дәрәҗәгә дә туры килми иде. Сугышта катнашып, яу кырында ятып калган авылдашларыбызга беренче hәйкәлне канлы бәрелешләрдә исән калган иптәшләре куйса, хәзер аларның балалары hәм оныклары өчен яңа hәйкәл торгызырга вакыт җитте, дип уйлыйм. Вакытлар узып, безнең hәйкәлебез дә күп вакыйгаларның шаhиты булып, үзе янында төрле буын кешеләрен җыеп, йөз еллар узгач тагын бер мәрхәмәтле зат килеп аңа карап-карап торыр да, рәхмәтләрен әйтеп, яңарту турында уйланыр. Шул рәвешле, хәтер уты сүнмәс! - ди Кече Шырдан авылында туып үскән атказанган төзүче, эшмәкәр Асия Гобәйдуллина.
Кече Шырдан авылыннан Бөек Ватан сугышына 240 кеше китә. Шуларның 88енә туган якларына кире кайту насыйп булмый, алар мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ә 152 кеше яраланып, берничәсе гомерлек инвалидка әверелеп, кайберләре исән-имин әйләнеп кайта. Сугышның башыннан ахырына кадәр узып, Җиңү таңын Прагада каршылап туган ягына кайткан Кәбир Хуҗин, мәсәлән, авыл халкының горурлыгы иде, дип искә ала Шырдан халкы. Кызганыч ки, бүгенге көндә авылда бер ветеран да исән түгел инде.
- Безнең гаиләдән әтиебез, 56нчы укчы полкның гвардия өлкән сержанты Гобәйдуллин Наил Гариф улы, Кенигсберг шәhәре өчен барган сугышта 1945 елның 4 февралендә каты яралана, исән кала. Беренче группа инвалид булып, июль аенда унтугыз яшьлек егет туган авылына әйләнеп кайта. “Сезнең улыгыз геройларча hәлак булды. Күмелгән урыны - Кенигсберг шәhәре” дип язылган “кара кәгазь” гаиләгә тапшырылган була инде... Алты ай госпитальдә ятып, үлем белән көрәшеп исән калган әтиебезне күреп туганнары, авыл халкы шатлык яшьләре белән елаган. Әтиебезнең әтисе Гариф 1943 елда Воронеж өлкәсенең Покров шәhәре янында hәлак була. Менә шул рәвешле бабабыз 47 ел яшәү дәверендә ике сугыш афәтен кичерә. Беренче Бөтендөнья сугышына - мәдрәсәне әле яңа тәмамлаган яшь егет булып, Бөек Ватан сугышына исә дүрт бала әтисе буларак инде олы яшькә җитеп (1896 елда туган) китә. Укытучы Гариф Гобәйдуллин исеме замандашлары хәтерендә үз урынын ала, – ди Асия ханым газизләрен искә төшереп.
Кече Шырдан авылында сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл – күпләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Аны сафка бастыруда авыл халкы да 100 мең сумлап өлеш кертә. Асия Гобәйдуллина җитәкләгән “Акведук” оешмасы исә 750 мең күчерә. Обелискта урын алган 240 исем-фамилияне җентекләп барлап чыгалар. Исемлек Шырдан егете Рәшит Мозаффаров җитәкчелегендә әзерләнә, аларга хәрби комиссариат архивларында да казынырга туры килә.
Тарихтан күренгәнчә, Яшел Үзән районы халкы сугыш чорында Бөек Җиңүне якынайтуда үз өлешен кертә. 1941 елның июнендә үк, Зеленый дол станциясенә сугыш качаклары төялгән беренче эшелон килеп төшә. Шул көннән башлап 21 ноябрьгә кадәр Идел буе шәһәре 36 өлкәдән килгән 20 меңгә якын сугыш качагын үзенә сыендыра. Яшел Үзән районыннан фронтка 30 654 кеше (шуларның 298е – хатын-кыз) китә. Казанда урнашкан Бөек Ватан сугышы музее директоры, озак еллар эзтабарлык белән шөгыльләнгән Михаил Черепанов белдергәнчә, Яшел Үзән районыннан 12144 солдат яу кырында ятып калган. 1943 елда Яшел Үзән шәһәре укучылары 4 533 тонна тимер-томыр тапшыра, шуның өчен ВЛКСМ Үзәк комитеты Мактау грамотасына һәм СССР күләмендә өченче урынга лаек булалар. Аларга 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырыла.
Фашистлар Германиясенә каршы сугыш үзенең бөтен дәһшәте, явызлыгы, кансызлыгы, илне ачы хәсрәткә салуы белән тиңдәшсез афәт булып тарихка кереп калды. Татарстанның Лаеш районы халкы да илебез өчен катлаулы чорда сынатмый. Лаеш - илебезгә дүрт Советлар Союзы Герое биргән төбәк. Алар - Иван Матвеев, Александр Сергеев, Степан Козлов һәм Алексей Малышев. Ә Каюм Җаббаров (1920-1996) һәм Петр Наумов (1912-1991) - Дан орденының тулы кавалерлары.
Безнең районда бүгенге көндә 23 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 13е - инвалид, 9ы - сугышта катнашкан. Концлагерьларда михнәт күргән 3 кеше исән. Барлыгы 563 тыл хезмәткәре исәпләнә, ирләрен югалткан тол хатыннарның саны да 154кә генә калды. Лаеш районыннан фронтка барлыгы 17 мең кеше китә, шуларның 11 728е яу кырында мәңгегә ятып кала, 4 821е хәбәрсез югала. Бары тик 4 997сенә генә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була.
Без еш кына “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!” дияргә яратабыз. Шулай да, мул табыннар, аяз күк йөзе, тыныч тормыш хәйран истәлекләрне күңелдән җуелдыра шикелле. Авылларда яу кырында ятып калганнарның кайберләрен хәтерләүчеләр дә аз калып бара... Ә бит безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Һич югында, исемнәрен мәрмәргә уеп калдырып булса да, рухларына дога кылу - изге бурычыбыз. Фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән, гомерләре вакытсыз өзелгәннәрнең, Бөек Җиңү шатлыгын кичерергә, туган якларына исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән, сугыштан соңгы авыр, газаплы тормышта илне торгызуда катнашканнарның исемнәре дә мәңгеләштерүгә лаек.
Киләчәк буын безне хәтерсезлектә гаепләргә тиеш түгел. Яу кырында ятып калган бабайларның, сугышчы кардәшләребезнең язмышын ачыклау, аннары ул язмышларны тирәнрәк өйрәнү төбәк тарихчыларына материал гына түгел, патриотик тәрбия өчен кыйммәтле, гыйбрәтле, Ватанны сөю үрнәге дә. Хәтер исән чагында гына яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә мөмкин. Шуны онытмасак иде.
Бүгенге көндә Татарстанда 66 273кә якын Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә. Алар арасында сугыш инвалидлары, сугышта катнашучылар, балигъ булмаган концлагерь тоткыннары, «Ленинград блокадасы кешеләре» статусын алучылар, тыл хезмәткәрләре, сугышта үлгән солдатларның һәм ветераннарның тол хатыннары бар. Әлеге фидакарь затларның барысы да Җиңү таңын якынайтуда үзләреннән зур өлеш кертә.
Мөршидә КЫЯМОВА