Хәйруллинның Хәйрия фонды хезмәткәрләре өчен ике бәйрәм атнасы да күңелле мәшәкатьләр белән үтте. Менә унөченче ел инде фонд сугыш ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, олы яшьтәге кешеләрне игътибар үзәгендә тота. Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан алар Әлки, Алексеевск, Спас районнарындагы Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларында яшәүчеләргә котлаулар һәм азык-төлекләр тутырылган бүләкләр өләшеп чыктылар.
Хәйруллинның Хәйрия фонды хезмәткәрләре тырышлыгы белән интернат-йортлардагы бәйрәмнәр бик җылы шартларда үтә. Өлкән яшьтәге кешеләр үзләре турындагы кайгыртуны күреп торалар.
23 февраль алдыннан Хәйруллинның Хәйрия фонды хезмәткәрләре Кама аръягы районнарында яшәгән 120 ветеран янында булдылар. Аларга бүләкләр тапшырдылар, Әфганстанда һәм Чечняда барган сугышларда күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Базарлы Матак авылындагы “”Йолдызлык” кафесында үткәрелгән бәйрәм тантанасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә, күп балалы аналарга, авыл хуҗалыгында һәм бюджет тармагында эшләүче хатын-кызларга Хәйрия фонды исеменнән покрываллар салынган комплектлар бүләк иттеләр.
Бу фондтан 400 кеше котлаулар һәм бүләкләр алды.
