Корпункт:
Мине хезмәттәшләрем һәм укучыларым Әлфия Абзаловна дип йөртәләр. Үз исемем дә, әтиемнең исеме дә җиңел әйтелә һәм истә кала торган. Ләкин документлар тутырганда әтиемнең исемен Миннеабзалетдиновна дип язалар. Әлбәттә, бу укытучылар арасында да, укучылар арасында да уңайсызлыклар китереп чыгара. Мондый озын исемне кем уйлап тапкан, әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел, диләр. Авылда әтиемә яшьтәшләре Абзал, өлкәнрәкләр Абзалетдин дип эндәштеләр. Аның озын, тулы исемен белгән кеше аз булгандыр. Мин үзем дә аны мәктәптә укый башлагач кына белдем.
Бу исемнең килеп чыгуы бик гыйбрәтле.
...Бөек Ватан сугышы башлангач, егерме биш яше дә тулмаган дәү әтием сугышка китә. Ә бу вакытта әтием ана карынында кала. Фронттан бабам бер-бер артлы хатлар яудырып тора. Җиде-сигез айдан дәү әтиемә улы туу турында шатлыклы хәбәр әйтеп, хат язалар. Хатта балага нинди исем кушарга, дип тә сорыйлар.
Дәү әтием шатлыклы хәбәрне сугышчан дуслары белән уртаклаша һәм алар бергәләп исем уйлыйлар. Берсе үз улының исемен, икенчесе абыйсының,
энесенең исемен әйтеп карый. Ләкин дәү әтием күңеленә ятышлы исемне сайлый алмый. Җавап хатында улына исемне икенче хатында язачагын әйтә.
Каты сугышлар бара. Бабам исемсез улын бервакытта да исеннән чыгармый. Фронтта әллә ничә милләт кешесе бердәм булып дошманга каршы тора.
Аларның максатлары бер – туган җиргә Җиңү белән кайту. Ләкин ничек кенә булмасын, туган җирдән еракта якташлар, үз кешең бөтен җирдә дә якын. Алар өч дус һәрвакыт бергә булалар. Берсе – Минвәли, икенчесе – Абзал, өченчесе – дәү әтием Кыяметдин. Бер каты бәрелештән соң дуслар бер-берсен ташламаска сүз куешалар һәм ант итәләр. Шулвакыт дәү әтиемнең башына бер уй килә. Беренче дусты исеменең баштагы иҗеге – Мин...не, икенчесенең Абзалын, үзенекеннән ахыргы иҗекне – тынны алсам, ниндиерәк исем килеп чыгар икән? Ул кушып әйтеп карый – Миннеабзалетдин килеп чыга. Аннар бу турыда иптәшләренә җиткерә. Алар шатланып риза булалар. Шунда ук дәү әти улына нинди исем кушарга кирәклеген язып җибәрә. Бу дәү әтинең соңгы хаты була...
Әлеге тарих безнең гаиләдә сугыш кайтавазы булып яшәде. Мәрхүм әтием үз исемен бик яратты, кешегә исем юкка гына бирелми дип әйтә иде.
Әлфия Иксанова.
Татар Такталы авылы.