Бу хат тыл ветераны Искәндәр Латыйповка багышлап язылган.
Бабай, бабыкаем... Үзең исән булсан, Искәндәр бабам, без сиңа шулай дип дәшәр идек.
Бөек Җиңүнең 75нче язы житте. Аяз тыныч күкләр, ямьле язлар, бәхетле балачак... Безнең рәхәт, күңелле тормышта яшәвебездә синең дә өлешен бик зур.
Бабам, сиңа кечкенәдән үк тормышның авыр сынауларын күрергә туры килгән. Каһәр суккан сугыш меңләгән бәхетле гаиләне аерган, балаларны ятим калдырган, чиксез хәсрәт китергән, күпме яшь түктергән. Бабыкаем, синең дә шат балалык елларыңа 1941 елда нокта куелган.
Сугыш башланганда сиңа, 7-8 яшьлек малайга, әтиенңе сугышка озатып,
тормыш арбасын җигелеп тартырга, әниеңә булышырга, берсеннән-берсе кечкенә туганнарыңны, 5 баланы аякка бастырышырга туры килгән. Ай-һай, җинел булмагандыр... Урамда яшьтәшләрең белән туп тибеп уйнарга тиеш булсан да, сиңа үзеннән күпкә олы абый-апалар белән ат, үгез җигеп җир сөрергә, чәчү эшләренде катнашырга туры килгән. “Ат, үгезне олы агайлар җигеп бирәләр, чөнки минем буем җитми иде. Шул абыйлар миңа “яшьтәш” дип дәшәләр иде”, - дип сөйли торган булгансың син.
Сугыш елларында авылда тормышның бөтен авырлыгы билгеле сәбәпләр белән фронтка алынмаган санаулы ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә булган. Ачлык-ялангачлыкка, авырлыкларга теш кысып түзгәнсең, зарланмагансың син, бабай. Дустың Фәйзелхак абый белән күрше удмурт җирләренә черек бәрәңге җыярга, кәлҗемә эзләргә баруларың, сезне каравылчыларның ат белән куулары, кайтып җитәбез инде дигәндә генә дустыңның хәлсезләнеп егылуы, аны коткару өчен авылга җан көчеңе йөгерүең,
бик еш төшләрене кереп йөдәткәндер. Жир эшкәрткәндә үҗәт үгезең җиргә егылгач та ташлап авылга кайтып китмәгәнсен. Сине югалтып, зурлар килеп алганчы үгезең янында булгансың. Шул чакларда өзгәләнеп “эх, әтием янымда булса иде", дигәнсендер.
Искәндәр бабыкай, без - синең оныкларың. Фотосурәтең аша гына белсәк тә, син безгә бик кадерле.
Бабыкай! Син бәхетле бала чагыңны, саулыгыңны биреп җиңүне якынайтуга үз өлешеңне керткәнсең, ил өчен көрәшүче әтиеңә, солдатларга булдыра алганча ярдәм иткәнсең.
Син безнең күнел күгебездә сүнмас йолдыз булып мәңге сакланырсың. Тыныч йокла, бабабыз!
Оныкларың Илназ, Илизә, Инсаф Шәймөхәмәтовлар
