Җирлекара үзәк китапханә каршында Ватаныбызны саклаучылар турында истәлекләрне туплау максатында ачылган виртуаль музей өчен мәгълүматлар җыю һәм яңарту буенча корреспондент пункты ачылды.
Исегезгә төшерәбез, бу мөһим эш Татарстан Республикасы Милли музеена йөкләнгән, эшләрнең координаторы – Мәдәният министрлыгы. Виртуаль музей архив, китапханә һәм музей фондлары теләге булган һәр кешегә аерым экспонатларны һәм коллекцияләрне, фотогалерея һәм видеоматериалларны, күргәзмәләрне карарга мөмкинлек бирәчәк. Сайт tatfrontu.ru порталында урнашкан, анда “Хәтер китабы”, “Коллекцияләр каталогы”, “Галерея”, “Районнар” һәм башка бүлекләр бар.
Музейны тулыландыру эшендә һәр кеше катнаша ала. Моның өчен фронт елларына бәйле булган хатирәләр, гаилә тарихы, якыннары һәм туганнарының тормышына бәйле истәлекләр, фотоматериаллар белән уртаклашу җитә. Аларны китереп бирергә яки китапханәгә җибәрергә мөмкин, хезмәткәрләр бу материалларны сайтка урнаштырачак.