Корпункт:
14 июньдә музей-тыюлыкта традицион Болгар җыены үтәчәк.
Мөселманнар өчен изге саналган Болгар җирендә мондый җыен инде егерме елдан артык үткәрелә һәм илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче халыкны үзенә җыя. Чарага шулай ук мәртәбәле кунаклар, галимнәр, дин әһелләре, мөфтиләр, чит ил кунаклары, мәдәният һәм бизнес вәкилләре дә килә.
Быел җыен кысаларында Ак мәчеттә мөселман дин әһелләре белән очрашу, Истәлек билгесендә, Болгар һөнәрчелек үзәгендә коръән китаплары экспозициясенә презентация, өйлә намазын уку һәм башка чаралар үткәрү күздә тотыла. Башка еллардагы кебек, борынгы Болгарга быел да күпсанлы кунаклар килер дип көтелә.