Кадерле солдат хаты.
Мәрхүмә әбием Татьянаның сандык төбендә бик озак вакытлар өчпочмаклы солдат хаты сакланды. Көн тудымы: “Әйдә, теге хатны тагын бер кат алып карыйк инде”, - дип әбине алҗыта идек. Абыйсы Борисның бердэнбер истэлеген эллэ нигэ бер, гадэттэ 9 май - Жину кенендэ генэ безгэ курәтә, сугыш тәмамланырга санаулы айлар калгач батырларча Һәлак булган, чит җирләрдә ятып калган туганын сагынып, аның хатын елый-елый укый иде ул.
Хатта мондый сузлэр язылган (жөмләләр үзгәртелмәде):
“Сәлам Москвадан!
Исәнмесез, минем кадерле әнием, апам һэм сеңлем Татьяна. Мин сезгә уземнен сагынычлы сәламнәрне жибәреп, исәнлек-саулык теләп калам. Сеңлем, без 2 сентябрьдэ Москвадан чыгып китәбез Украина фронтына. Монда сутка гына булдык. Москвада әйберлэр күп, но кыйммәт. Хатын янына керә алмадым, жай булмады. Ничек соң узегез, бер хәлдә ятасызмы? әни, минем өчен кайгырып, уз-узеңне бик бетермә. Исән-сау булсак, бер кайтып житәрбез Алла боерса.
Ярый, сеңлем, хәзергә сау булып торыгыз. Сәлам белән җылы кулларыгызны кысып калам. Абыең Борис.
28 сентябрь, 1944 ел”.
Әбиемнең абыйсы Борис Петров 1914 елда Кукмара районының Урәсбаш авылында туып-усә. Алар дүрт бертуган булалар: Борис, Анна, Виктор һәм Татьяна. Бугенге көндә инде берсе дә исән тугел. Шунын өчен булган истәлекләрне Виктор абыйнын хатыны - Урәсбаш авылында яшәүче Анна апа белән генә барлый алдык.
- Мин Борисның Тәкәнештә райком секретаре булып эшләгәнен беләм, ди ул. - Тугәрэк йөзле, бик матур, укымышлы кеше иде. Буа районыннан Галиябану исемле кызга өйләнде. Авылда аны Галя дип йөрттеләр. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфларны укытты. 1938 елда Урәсбашта туган кызларына Лера дип исем куштылар. Хәрби комиссар булып эшлэәгән вакытта Борис узе дә сугышка алына. Хатыны белән баласы исә туган якларына Буага кайтып китәләр. Шуннан соң бераз хат алыштык, берничә тапкыр узләре дә кайттылар, посылкалар да жибәргәләделәр. Бервакыт өченче класста укыганда Лира кызым бик нык авырды, Казан дәваханәсендә ятты. Шул чагында аның янына хәл белергә химия-технология институтында укучы туганы Лера килә, кучтәнәчләр, китаплар бирә. Анын Казанда кияугә чыкканын беләбез. Шуннан соң аралар бетенләй өзелде.
Борис Петровичның кайда хезмәт итүе, сугышчан батырлыгы хакында Ватанны саклаучылар, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатлар турындагы мәгълүматлар туплаган “Мемориал” электрон архивында, “Халык хәтере” проектында язылган. 1944 елда Тәкәнеш районы хәрби комиссариатыннан чакырылган Борис Петров Беренче Украина фронтында сугыша. Ул 1412нче зенит артиллерия полкының 37нче зенит артиллерия дивизиясендә взвод командиры булып хезмәт итә. Польшаның иң озын елгасы Висла аша салынган күперне саклаган вакытта - 1945 елның 8 гыйнварында туганыбыз батырларча һәлак була. Аны Польшаның Жешув шәһәрендә жирлиләр. Вафатыннан соң Борис Петровка Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.
Борис абыйның бертуган энесе Виктор да 1943 елда сугышка алына. Бер төркем егетне, вагоннарга төяп, мари урманнары эчендә урнашкан Суслонгер хәрби хезмәт лагерена озаталар. Анда пулеметчылар, танкларга каршы ата торган мылтыклылар взводы командирлары әзерли торган булалар. Лагерьдагы михнәтләр, ачлык-ялангачлык япь-яшь солдатларның шулкадәр үзәгенә төшә ки, исән-сау туган якларына кайта алганнар да ул вакытларны күз яшьләрсез искә төшерә алмый. Әбием Татьяна да: “Виктор Суслонгерда бик куркып калган, әз генә кыштырдаган тавыш килсә дә, калтырап төшә иде”, - дип сөйли торган була.
1944 елның маенда Виктор Петров икенче Прибалтика фронтына җибәрелә. Аны 531нче укчылар полкының 164нче укчылар дивизиясенең взвод командиры ярдәмчесе итеп билгелиләр. Латвия АССРга керуче Туком авылы янында барган каты сугышларда солдатның җилкәсенә ядрә кыйпылчыгы тия. Нәтиҗәдә 18 яшьлек егет бер кулсыз кала. 1944 елның августында исә аягы да яралана. “Батырлык өчен” медале белән буләкләнгән Виктор абый, бик озак госпитальләрдә ятканнан сон, демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. 1949 елда авылдашы Анна апа белән тормыш кора.
"Виктор бик тырыш, акыллы, тирән белемле иде. Тубән Урәстә авыл советында, мәктәптә бухгалтер булып эшләде Ай саен, кыр сумкасына салып, ат белән укытучыларга хезмәт хаклары алып кайтып өләште. Рус телен яхшы белгәнлектән, директор Галим Хәсэнҗанов белән бергә Казанга жыелышларга да еш бара иде. Шулай ук мәктәптә киоск ачып, анда дәфтәр- ручкалар да сатты әле ул, китапханәсендә дә балалар өчен матур әдәби китаплары күп булды, - дип искә төшерә Анна апа. - Сугышта бер кулын калдырып кайткан иремнең генә гомере озын булмады. Алты бала белән берүземне калдырып, 42 яшендә якты дөньядан китеп барды. Гомер узган саен истәлекләргә көннән-көн кубрәк биреләсен икән ул. Мин дә 95 яшемне тутырдым. Яшь вакытларны, парлы тормышымны бик сагынам".
Алсу Сәләхетдинова