Туган көн белән котларга килгәндә ишек алдына ук чыгып мине бер апа каршы алды. Өйгә кереп "Олимпиада әбине күрер идем", дигәч, "Ул сине ишек төбенә чыгып каршы алды бит", диделәр.
Аптырап калдым. Чөнки 90 яшендәге әбине күрермен дип барган идем, ә минем янымда карап торышка 60 яшь тирәсендәге апа басып тора... Минем аптыраганымны күреп башын артка ташлап көлеп җибәрде. "Шундый шул без, кычыткан ашап үстек бит", диде.
Олимпиада апа балачагының бик авыр булуы турында сөйли. Ачлыктан, ялангачлыктан әниләренең бик уңган булуы гына коткарып калуын әйтә. "Нинди эш кушмасыннар, әни шунда бара иде,-ди. -Һәм эшләгән җиреннән учына качырып булса да, энем белән миңа берәр төрле ризык алып кайта иде".
Ятимнәргә бу тормышта егылмаска, югалмаска әнисенең абыйсы да булышкан. Олимпиада апа туганнан туган сеңелесе Мария Сачкова белән бүген дә бер кашыктан ашап яшәүләре турында сөйли. Мария апа да туганын котларга район җитәкчелегенең киләчәген ишеткәч шундук бу йортка ашыккан. Алар икәүләп татарча җырлап та күрсәттеләр әле. "Гомер бары татарлар белән дус яшәдек, кунактан кайтканда әни чувашча җырласа, әтиләр татарча моңлана иде", диләр алар.
Олимпиада апаның бердәнбер улы да каты авырудан соң үлеп киткән. Төп нигездә килене Люда белән яшәп калганнар. "Оныклар монда еш кунак, китеп тә тормыйлар, диярлек. Өч оныгым, шушы өч гаиләдә 7 бала үсә, шөкер",- ди юбиляр.
Олимпиада апаны туксан яше белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Марат Гафаров, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килгән иде.