Районыбызның хөрмәтле кешесе, тумышы белән Кукмара районы Югары Казаклар авылыннан булган Фәиз Вәгыйз улы Кәримуллин:
- Можгада 103 яшьлек авылдашыбыз, сугыш ветераны Вәгыйз бабай яши. Бергәләп хәлен белеп кайтмыйбызмы? - дигәч, шунда ук риза булдым. Кукмара белән Кизнер арасын шактый озак үтсәк тә, Кизнер белән Можга арасы тиз узылды – юлы әйбәт! Можгалылар да тик ятмый икән – әле кар яңа гына бетеп килгән вакыт булса да, күренеп тора: урамнар төзек, асфальтланган, яңа йортлар да шактый күренә. Без дә Завод урамындагы биш катлы яңа йорт янына килеп туктадык. Вәгыйз абыйның кызы Әлфирә ханым ишегалдына ук чыгып каршы алды.
- Әйдәгез, “парадный” киемнәрен киеп, әти иртәдән бирле сезне көтә...
Сөбханалла, күз тимәсен, без инде урындыкка утырган йә караватка яткан бабай каршы алыр дисәк, каршыбызда төп-төз гәүдәле, озын буйлы ир елмаеп басып тора. Әлбәттә, еллар үзенекен иткән, колакка сагайган, тавышы да карлыгыбрак чыга. Баштарак ике арада Әлфинур ханым тылмачлык итсә, бераздан үзебез дә иркен аралаша башладык. Сөйләшә торгач, тавышы да ачылып китте Вәгыйз абыйның.
- Үз гомеремдә күпне кичерергә туры килсә дә, алай зурлап сөйләрлек батырлык эшләгән кеше түгел инде мин. Эшләдем дә эшләдем. Шулай эшли, яши торгач, йөз дә өч яшемә дә җиткәнмен. Үзем дә хәйран калып утырам әле менә, - дип сөйләп китте Вәгыйз абый.
Ветеранның хәтеренә сокланырлык. Моннан 80-90 ел элек авыл тормышы ничек булган, кайсы урамда кемнәр яшәгән, йорт саен тукталып, исемнәрен искә алып сөйләп китте ул.
- Авылда тормыш алып бару хәзер дә җиңел түгел, элек тагын да авыр иде. Ачлы-туклы көн күрдек, укырга да мөмкинлек булмады. Колхозлар оешкач, басудан кайтып кермәдек. Сугышка кадәр үземә дә “пред” булып эшләп алырга туры килде.
Колхоз рәисе булып торган бер елның бер көнен дә онытмаган Вәгыйз абый. Нинди генә авырлыклар күрмәгәннәр алар. Аты булса, арбасы-чанасы юк, чәчүлек орлыкны да Кукмарадан йә Мамадыштан чаналар белән тартып ташырга туры килгән.
- Күрше колхозлар белән аралашып, ярдәмләшеп, аларда булганны алып, үзебездә булганны биреп, орлык, ат алмашып яшәдек, - ди ветеран.
Белем булмау үзен сиздерә, шуңа хуҗалык дилбегәсен башка кешегә тапшыра Вәгыйз. Ул арада Бөек Ватан сугышы башлана. Башка авылдашлары белән бергә ул да яу кырына китә. Аннан 1946 елда исән-сау әйләнеп кайта.
Сугышта күргәннәре турында җәелеп сөйләргә гадәтләнмәгән ул. Әмма күкрәгендәге Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары, “Сугыштагы батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка дистәләгән бүләкләре аның батыр солдат булуы турында сөйли. Ленинградны фашистлардан саклауга керткән хезмәте өчен 1942 елда ук СССР Югары Советы Президиумы Указы белән “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнә дивизия разведчигы.
Сугыштан кайткач та ачлык, җитмәүчелек, туганнарын югалту – барын да башыннан кичерә ул. 1949 елда “Азрак тормышны җайлыйм да, аннан кайтырмын” дип, Можгага эшкә китә. Һәм шунда бөтенләйгә төпләнеп кала.
Килү белән агач кайрысыннан күн, тиреләр буяу өчен экстракт җитештерүче “Дубитель” заводына эшкә керә һәм шунда 1975 елга кадәр – лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Вәгыйз абый - Можганың үсешенә зур өлеш керткән кеше. Заводның ташчылар бригадасы җитәкчесе була ул, эшчеләр өчен бик күп йортлар төзи. Һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән үти. Завод җитәкчелеге дә ярата, коллективта да хөрмәт итәләр. Лаеклы ялга да зур бүләкләр биреп озаталар үзен.
- Кызганыч, заманында гөрләп торган завод таралды, хәзер ул юк, аның урынында йортлар калкып чыкты, - дип уфтана Вәгыйз абый.
Вәгыйз Хафиз улы Можгага килгәч тә үз йортын булдыру хәстәрен күрә. Малмыж кызы Кәримә Шаһимәрдән кызы белән өч бала үстерәләр. Инде аларның һәркайсының үз тормышы – төрле шәһәрләргә таралганнар. Хатыны да моннан утыз ел элек үк вафат була. Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендә яшәүче кызы Әлфирә Давыдова атна саен кайтып, кирәкле эшләрне башкарып китә. Аннан башка да ярдәмчеләре күп Вәгыйз абыйның.
Медикларның да даими күзәтүе астында ул. Без булганда да табибә Вера Семенова килеп, кан басымнарын үлчәп, йөрәк тибешләрен тикшереп, “Егетләрнеке шикелле” дип китте. Социаль яклау бүлегеннән билгеләнгән тәрбиячесе Мария Петровна Прокофьева исә якташыбыз – Иске Юмья авылы кызы булып чыкты.
- Шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт, өр-яңа йорттан бөтен уңайлыклары булган фатир бирделәр, тормыш бик рәхәт, - ди Вәгыйз абый.
Гомере буе тирән фикерле, төпле сүзле милләттәшебез бүген дә бу матур сыйфатларын югалтмаган. Телевизор аша дөнья, шәһәр яңалыклары белән танышып тора, туган җире Кукмарадагы үзгәрешләрдән дә хәбәрдар.
Можга шәһәре җитәкчеләре дә онытмыйлар үзен. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында Можгада узган республика Сабан туенда йөзьяшәр Вәгыйз ага иң хөрмәтле кунакларның берсе булган. Җиңү бәйрәмендә ел саен өенә килеп котлыйлар.
- Тормыш матур, иң мөһиме илдә иминлек булсын, - ди ветеран.
Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ, Кукмара - Можга – Кукмара