Кукмара №2786 эвакогоспитале.
1941 нче елның 21 августында Казаннан Кукмарага 2786 нчы номерлы эвакуацион госпиталь күчеп килә. Госпитальнең беренче начальнигы икенче ранг хәрби табиб Погосян була. Күчеп килүче госпиталь өчен тиз арада бина табарга һәм аны яралыларны кабул итәрлек итеп әзерләргә кирәк була. Госпиталь өчен беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләр, балалар йорты (хәзерге салым инспекциясе бинасы), иске дәваханәнең хирургия бүлеге урнашкан биналарны сайлап алына. Госпиталь белән бергә авыруларга хезмәт күрсәтү өчен 25 кеше килә. Госпитальнең баш бухгалтеры мәскәүле И.И. Гаранин һәм бухгалтер К.Б.Эренбург иптәшләр аны оештыруда аеруча зур тырышлык күрсәтәләр. Госпитальнең канторасы хәзерге музей бинасының беренче катында урнаша. Тиздән госпиталь беренче яралыларны кабул итә. Кукмара кешеләре аларны бик җылы каршы алалар. Яралыларны дәвалау, тизрәк сәламәтләндерүгә медицина хезмәткәрләре көчләрен кызганмыйлар, аларны яңадан сафка бастыру өчен барысын да эшлиләр.
Кукмара бистәсе өстеннән пулялар сызгырып, бомбалар явып тормаса да, госпитальдә эшләүчеләр сугышның нәрсә икәнен аңлыйлар: яшь кенә солдатларның үлеме дә, тирән яралар да, тәнгә кереп кадалган мина ярчыклары- барысы да алар күз алдыннан үтә.
Госпиталь хезмәткәрләренә күп мәртәбәләр Казандагы хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итәргә дә туры килә. Чөнки ул чорда дәваханәдә югары белемле табиблар аз була, санитаркалар, шәфкать туташлары Бөек Җиңүне якынайтып изге эш башкаралар. Рус шагыйре Р.Рождественскийның: “Әгәр без сугыш турында онытсак, безгә тагы сугышырга туры киләчәк”,- дигән сүзләре бар. Шуңа күрә без, хәзерге буын кешеләре, Бөек Ватан сугышында җиңгән солдатларны гына түгел, госпитальдә эшләүчеләрне дә искә алырга, хәтерләргә тиешбез. Госпитальдә Кукмарадан Т. Белянина, китапханәче Е. Новопашина-Соловьева, сестра-хозяйка А.Голова, О.Перцевалар яралы солдат һәм командирларны аякка бастыру өчен күп көч куялар. Сугыш башланганчы Кукмара аптекасында эшләгән Наталья Васильевна Симонова һәм В.П.Шелениналарны район хәрби комиссариатына чакырып алып эвакогоспиталь аптекасына эшкә күчерәләр. Аптеканың үз хезмәткәрләре Е.Г.Руденкова һәм Н.И.Перцевалар сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп баргач, госпиталь аптекасындагылар икәү генә тәүлекләр буе өйләренә дә кайта алмыйча дару һәм медицина препаратларын табу турында кайгырталар. Район аптекасында нибары бер ат була. Башта медикаментларны шул ат белән ташыйлар, аннан инде аркага аскан рюкзаклар эшкә җигелә. Яралылар күбәйгән саен дарулар табу да кыенгарак туры килә. “Бинтларны юып киптерә идек тә, стерильләштереп, бәйләү өчен яңадан куллана идек”,- дип искә ала шушы госпитальдә эшләгән Галия апа Шәңгәрәева. Галия апа Кукмарага сугышка кадәр үк килеп, гомере буе Степан Разин урамындагы биш йорттагы бер бүлмәдә яши. Хәрби комиссариат приказы нигезендә Кукмара госпиталендә эшләүче шәфкать туташлары шактый була. Алар арасында гомере буе район дәваханәсендә күз табибының шәфкать туташы булып эшләгән Сафина Разия апа, сестра-хозяйка Демидова Анна Ивановна, хирург Антонина Ковалева, шәфкать туташы Екатерина Лосева, няня Мария Вожакова, А.Абдуллина, З.Богомолова, Н.Топорова, В.Замазкина, В.Домолазова, А.Трухина, П.Захаркина, А.Кормильцева, К.Колесникова, А.Субботина, Җ.Сабирҗанова һ.б. лар бар. Бу хезмәткәрләр белән бергә госпитальнең икенче бүлеге начальнигы икенче ранг хәрби табиб Лаптев Николай Ананьевич һәм шулай ук госпиталь комиссары Садыков Гали Галиевичның да тырыш хезмәте бик күп яралы солдатларны аякка бастыра. Аларның күбесе сәламәтләнеп яңадан фронтка китәләр һәм үзләрен дәвалау- терелү өчен күп көч куйган медицина хезмәткәрләрен онытмыйча, хәбәрләшеп торалар.
Смоленск өлкәсенең Гагарин шәһәрендә яшәүче Иван Григорьевич Деминков, элекке Кукмара госпитале медицина хезмәткәрләренең фидакарь эшләре турында “Правда” газетасының 1970 ел, 5 февраль санында түбәндәгеләрне яза: “...1942 нче елның июнендә безне, авыр яралы 200 сугышчыны, Казаннан Кукмарага күчерделәр. Күбебез урын өстендә ятучылар, култык таяклары белән дә хәрәкәтләнә алмыйбыз. Безнең барыбызны да Кукмара халкы аналарча кайгыртып бик яхшы каршы алды. Шәхсән үземне 4 татар кызы күтәреп госпитальгә илтеп куйды. Ә култык таякларын балалар алып барды. Биредәге госпитальдә күргән яхшылыкларны гомерем буе онытмам. Хезмәткәрләрнең барысы да кешелекле иде. Без алар янында тиз сәламәтләндек һәм хәрәркәттәге армиягә кайттык...”.
Яралы солдатларның иң яхшы дуслары мәктәп укучылары була. Алар авыруларга концерт куялар, авыр яралыларның туганнары һәм якыннарына хатлар язалар. Бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Мошкина-Курочкина Энгельсина Леонидовна агитбригаданың иң активларыннан берсе була.
Госпиталь 1942 нче елның декабренә кадәр эшли. Шул чорда биредә шактый кеше вафат була һәм Кукмарадагы туганнар каберлегенә күмелә. Хәзерге вакытта госпитальнең тулы булмаган архивы Петербургтагы хәрби-медицина музеенда саклана. Бу музейдан һәм Казандагы “Отечество” (“Ватан”) берләшмәсеннән алган мәгълүматлар буенча туганнар каберлегенә күмелүче 17 кешенең исеме билгеле. Менә алар: Сергей Трусов, Яков Полуяхтов, Ергаш Ибрагимов, Дмитрий Ануфриев, Александр Баландин, Павел Белоусов, Григорий Васильев, Иван Демиденко, Николай Демидов, Иван Калягин, Павел Лисний, Борис Овчинников, Семён Писарев, Александр Седов, Василий Смирнов, Иван Старостин, Фёдор Чирков. Каберлек беренче гимназия укучылары тарафыннан чистартып торыла. Һәр елның Җиңү көнедә бу каберлек чәчәкләргә күмелә.
