Кукмара районының Байлангар авылында фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Басыйр Шакиров һәм аның улы – Россия Кораллы көчләр полковнигы Фоат Шакировка мемориаль такта кую тантанасы булды. Тактаны ветеран һәм хәрби хезмәткәр яшәгән Совет урамындагы 57нче йортка урнаштырдылар. “Хөрмәтле кунаклар, мин сезне үз өемдә күрүемә бик шат. Биредә бүген безнең барлык якыннарыбыз һәм туганнарыбыз җыелды. Бу йорттан 20 яшьлек вакытында яраткан Басыйр бабабыз армиягә алына һәм ун ел буе солдат хезмәтендә була. Шушы йорттан аның уллары Фоат, Назыйр да та ил алдындагы бурычын үтәргә китә. Әмма төпчек улы бик яшьли дөнья куя. Бу йортта Бөек Ватан сугышы вакытында Казан янында окоп казып, урман кискән яраткан Зәйтүнә апабыз да яшәгән. Гаиләбез өчен бүген бик дәрәҗәле, дулкынландыргыч көн. Офицер хатыны буларак, бу - минем өчен бик җаваплы эш. Бу йорт безгә бик кадерле, шуңа да аны ташлап китә алмыймбыз, аны саклап калырга тырышабыз”, - диде Фоат Шакировның хатыны Мөршидә Шакирова.