Корпункт:
Кукмара районы Өркеш авылында шушы авылда туып-үсеп бүгенге көндә Свердловск өлкәсендә яшәүче Хәбибуллин Илнур Гайфи улының матди ярдәме белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә эшләнгән мәрмәр обелискны ачу тантанасы булды. Әлеге һәйкәлне куюда Рифнур һәм Илнур Садыковлар, Миннәхмәт һәм Нияз Гозәеровлар, Руслан Петров, Илдар Мөлеков, Рифат Габдрахманов, Риналь Ибраһимов, Расим Сәйфуллин, Рафил Хайруллиннар күп көч керттеләр. Азат Мөхәммәтханов трактор белән ярдәм итте. Һәйкәл ачылышын мәктәп балаларының чыгышлары тагын да тантаналы итте, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Альбина Әгъләмова.