Корпункт:
Кукмара районы Ошторма Юмья авылында батыр сугышчылар истәлегенә һәйкәл ачылды. Үзара салым акчалары хисабына сафка баскан һәйкәл 500 мең сумга төшкән. Аны шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиев җитәклегендәге хезмәткәрләр башкарган. Тантанада якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Станислав Тимофеев, район хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Васыйл Хәләүтдинов һәм башкалар катнашты.