Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Кукмара районы Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды.
Тантанада район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ветераннар Советы рәисе Ринат Миниятуллин, иҗтимагый Совет рәисе Дамир Минимуллин, бүлек хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, “Форпост”, “Альфа” отрядлары вәкилләре катнашты.
Сабир Әхтәмов 1926 елда Югары Өскебаш авылында дөньяга килгән. Сигез балалы гаиләдә иң өлкәне булган. 1943 елда сугышка киткән. Ул яу кырында һәлак булган әтисе өчен дошманнан үч алырга теләгән. Гвардияче мотоукчылар бригадасы составында Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә катнашкан, үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән. 1944 елның көзендә Сабир ага хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк баса. Гвардиячеләргә немец оборонасының ныгытылган әһәмиятле пункты Немерсдорфны алу өчен зур көч куярга туры килә. Ике көн буе барган бу көрәштә 18 яшьлек райондашыбыз немецларның 3 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия установкасын яндыра, 2 бронетранспортерын, снарядлар төялгән ике автомашинасын сафтан чыгара. Шушы батырлыгы өчен ул илнең иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Кыю сугышчы 1945 һәм 1995 елларда Мәскәүдә Җиңү парадларында катнаша. Сугыштан соң лейтенант-политхезмәткәрләр курсларын, аннары Эчке эшләр министрлыгының Югары хәрби институтын тәмамлап, илнең кораллы көчләрендә җитәкче вазыйфаларны башкара. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Лаеклы ялга киткәч тә, тынгысыз йөрәкле ветеран җәмәгать эшләрендә актив катнашып килде. Казанда яшәсә дә, туган ягы Кукмарага еш кайтып йөрде, мәктәп укучылары белән очрашып, сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Районыбызның уңышларына, халыкның нык тормышта яшәвенә, ил-көннең тыныч булуына сөенде.
Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек. Сабир Әхтәмовның да якты истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буе яшәр.
Эльвира МИННӘХМӘТОВА