Әнә шулай ди Уразайда яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Сания апа Гарифуллина.
“Тормышта авырлыкларны күп күрдем, әмма зарлануны белмәдем. Кулымда эш, күңелемдә һарчак якты моң булды”, - ди хәзер дә җыр-моңны юлдаш итеп гомер кичерүче Сания апа.
Туган авылы Барҗы тирәсендәге урман-кырлар, болын-аланнар сабый чагыннан ук таныш аңа.
Яшьтәшләре кебек үк юа, кузгалак, басудан черек бәрәңге җыеп үсә ул. Унике балалы шиле гаиләдә икенче бала булып туган Саниягә мәкгәпкә бару бәхете дә елмаймый. Ун яшеннән амбарга эшкә йөри башлый. Унөч яшеннән дуңгыз фермасында хезмәт куя. Паспорт алгач бәхет эзләп читкә чыгып китә. Чиләбе өлкәсендә унөч ел тимер юлда, аннары Казанда һәм Әлмәттә төзелештә, Чаллыда һәм Кече Пургада ашханәдә эшли. Болар “йөрмагән җир, эшләмәган эш калмады” диюче тыл һәм хезмәт ветераны Сания апа булган җирләрнең кайберләре генә.
Тормыш иптәше Тәлгать белән бай табигатьле Уразайга төпланүларенә дә 45 ел инде. Урманда сагыз җыеп, агач алып, яңа йорт төзеп керәлар. Лаеклы ялга чыккач та колхозга төрле эшләргә йөри авыл уңганы.
- Безнең барыбызны да гөмбә җыю һәм кышка әзерләү серләренә Сания апа өйрәтте. Уразай урманнарыннан җыеп тозлаган кисмәк-кисмәк гөмбәләр ил табынына да күп куелды. Әле хәзер дә урманга бармыйча түзми гомер буе тик торуны белмәс Сания апа. Элек-электән чигәргә, мамык шал бәйләргә дә оста булды ул. Ялгызы гына гомер кичерсә дә, һаман бакчасында күп итеп яшелчә, җиләк-җимешләр үстерә. Әниебез урынына калган туганыбызның акыллы киңәшләрен биреп, булганына шөкер итеп яшәвенә сөенәбез, - ди Уразайда гомер кичерүче сеңлесе Наилә.
- Әниемнең апасы барыбызга да hәp яктан үрнәк. Уңганлыгы белән дә, чисталыгы-пөхтәлеге белән дә, барлык туганнарны барлап-туплап, очраштырып торуы белән дә, - ди Салагыштан Гүзәлия Әзиятова.
90 яшьлек олы юбилее белән котлаган туганнарына, район башлыгының котлауларын һәм бүләкләрен, Бөек Җиңунең 75 еллыгы хөрмәтенә юбилей медален тапшырган Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиевка, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдиновага да ихлас рәхмәтләрен, изге теләкләрен мулдан җиткерде юбиляр.
Асия Корбангалиева