Корпункт:
1941 елның 22 июнь көне–егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн. Байтак еллар узса да, халкыбыз күңелендә бүгенгедәй истә ул кайгылы көннәр.
Балаларга патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын аңлату максатыннан, Камай авылы китапханәчесе Г.М. Галимуллина мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Күңелләрдә сугыш ярасы” исемле хәтер сәгате әзерләде.
Презентация аша шул көннәргә сәяхәт ясалды. Бөек Ватан сугышында безнең ил өчен гомерләрен кызганмаган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйләнде, сугыш турындагы китаплар тәкъдим ителде. Соңыннан һәйкәл янында сугышта катнашкан авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык һәм истәлеккә фотога төштек
