1942 елда үзе теләп фронтка китә укытучы Мөнәвәрә. Шоферлар курсын тәмамлаган кызга сугышчыларга корал, азык-төлек ташырга туры килә. Каты бәрелешләр вакытында яраланып Хабаровскига озатыла. Кыю, тәвәккәл Мөнәвәрәне гомере буе әнә шул сыйфатлар бизи. Ул районыбызда күп еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы, директор булып эшли. Эшләгән дәверендә Әрем, Хор.Ключ авылларында мәктәп салдыра. Ире Сөббух вафатыннан соң өч улын ялгызы аякка бастыра. Хәзер төпчеге Рәис тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.
- Әнкәй безне эш белән тәрбияләде. Үзе дә бер генә минут та эшсез торалмый. Моңа кадәр бер гасырлык “Зингер“ машинасында киемнәр текте. Хәзер дә безгә киңәшләре белән ярдәм итеп яши, – диләр уллары Рифкать, Рәшит, Рәис.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Кырындының иң өлкән кешесенә - 95 яшь
Корпункт:

