Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә Песәй авылы җирлегенә караган Песәй, Тат Сарсаз, Әтәс авылларында яшәүче зур хөрмәткә лаек булган тыл ветераннарына, бәйрәм уңаеннан, медальләр тапшырылды. Аларны Песәй авылы җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәмәтгалиев һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Рафаэль Кабиров, Фирдәвес Рәхмәтуллиналар тапшырды. Сафлары елдан-ел сирәгәя бара, бүгенге кондә нибары 6 тыл ветераны Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә.Тик күңел түрендә йөрткән сугыш еллары хатирәләре генә тоныкланмый, киресенчә, еллар узган саен, җан авазы булып, күз яшьләре аша һәрчак искә төшеп тора. Без аларның һәркайсына рәхмәт әйтеп, кояшлы гомер көзе теләдек.