Корпункт:
Менделеевскида Ватан Геройлары көнен митинг, Мәңгелек утка веноклар салу һәм концерт белән билгеләп үттеләр, дип язалар Менделеевск яңалыклары.
Билгесез солдат һәйкәле янында Ватан Геройларын искә алдылар. Истәлекле дата белән җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин котлады.
Аннары Мәңгелек ут янына муниципалитет, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, ветераннар веноклар салды. Менделеевлылар Геройлар аллеясы буенча аеруча горурлану хисе белән узды. Советлар Союзы Геройлары бюстлары, «Үлемсез полк» стендлары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл янында тукталдылар һәм һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Вакыйга С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Виват Шурави» иҗат төркеменең концерты белән тәмамланды. Музыкантлар хәрби-патриотик җырлар башкардылар.