Сугыш беткәнгә 70 ел үткән... ә алар һаман ул елларны, бала чакларын төшләрендә күрәләр, сөйләгәндә күзләре чиләнә, яшь бөртекләре мөлдери.
Мин Гильметдинова Мөсәлләмә әбигә кунакка бардым. Аның белән озак кына сөйләшеп утырдык. Ул миңа үзенең тормышын сөйләде, мин дәшмичә генә игътибар белән тыңлап утырдым.
«Мин сугыш баласы. Үзем Мөслим районы Тойгельде авылы кызы мин. Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Авылдан бер-бер артлы ир-атлар сугышка китә башладылар. Барлык хезмәт авылда яшьүсмерләргә һәм карт-корыларга калды. Без гаиләдә әни җилкәсендә җиде бала калдык. Ике апам: берсе комбайнер, берсе тракторист булып эшләделәр. Бер апам 1944 елда 20 яшендә кар астында калган икмәкне ашап агуланып үлде. Сугыш чорында төрле эшләр эшләргә туры килде. Чүп үләне утау, үгез җигеп комбайннан икмәк ташу, бабайлар белән тубал киеп чәчү чәчә идек, колхоздагы атларны сугышка алып бетерделәр. Эшкә чыга алган кешегә 200 грамм он бирәләр иде, ул он я солы оны, я карабодай оны була иде. Онны алып кайтканда бармак манып ялый-ялый кайта идем. Әни ул оннан үлән белән аш пешерә иде.
Сугыш вакытында терлегең булса, булмасада 40 кг ит, сөт, йомырка, йон тапшырырга тиеш идек. Һәр гаиләдән мәҗбүри заем түләттеләр.
1943нче елның март аенда әтиемнең үлү хәбәре килде.
Мин 1953нче елда Казанга медицина училищесына укырга кердем һәм 1955нче елда кулыма диплом алып Кузнечиха районының Иске Рәҗәп авылына кайтып эшкә урнаштым. Шушы авылда 35 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Эшләү дәверендә авылда бик күп йогышлы авырулар, шул исәптән, 400 кешедә трахома, корчаңгы авыруларын дәвалаган өчен медаль белән бүләкләделәр».
Менә шундый ул безнең әбиләр! Безгә үрнәк! Аларның тырышлыгы, түземлеге, эшчәнлеге белән җиңгәнбез без фашистларны. Мин Мөсәлләмә әбигә озын гомер, исәнлек, бәхет, һәм барчабызгада тыныч күк йөзе телим.
Самигуллина Алия,
Ученица 6 класса
Иске - Рязяпской средней
общеобразовательной школы
Спасский район, с. Иске-Рязап.