2 нче мәктәп каршындагы «Гражданин» сәяси клубы утырышы Ленинград блокадасын өзүнең 75-еллыгына багышланды. Анда 8-11 сыйныф укучылары, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина катнашты.
– 75 ел безне ул канкойгыч һәм дәһшәтле еллардан аерып тора. Очрашуда катнашучылар ленинградлыларның рухи көч чыганакларын ачтылар. Бондюглыларның Нева буендагы Шәһәрне азат итүдә нинди өлеш кертүләре турында сөйләштеләр, – дип билгеләде «Гражданин» сәяси клубы җитәкчесе Гөлүзә Бондарева.
Катнашучылар «Безнең якташлар – Ленинградны саклаучылар» проекты аша Бондюг районыннан 28 кеше Ленинградны саклауларын белделәр, шуларның дүртесе хатын-кыз һәм 24е ир-атлар. Иң өлкәненә 29 яшь була, ә иң кечесенә – 16. Ләкин шәһәрне саклауда катнашучы бондюглыларның күбесе хәзер инде исән түгелләр. Шундый кешеләрнең берсе Сәлих Нуретдинов иде. Ул 1916 елда эшче гаиләсендә Бондюг поселогында туган. 1937 елда армиягә алына. Кронштатта корал тарихында укый, совет-финнар сугышында катнаша. Сугышта Балтик флотындагы торпеда катерында хезмәт итә. Сәлих ага 2003 елда Менделеевскида бакыйлыкка күчә.
Якташыбыз Раиса Петровна Тюрина 1943 елда повестка ала. Ул Волхов фронтындагы штаб каршында курьер, соңрак кухня хезмәткәре була. Блокаданы кичереп һәм сугышны тәмамлап ул исән-имин Бондюгка кайта. Бүгенге көндә ул балалары, оныклары, оныкчыклары кайгыртуында яши.
2 нче мәктәптә Ленинград яклаучысы Сәләх Сәгәдивичның оныкчыгы укый – Айнур Нуриев.
Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина безнең тормышта патриотик эчтәлектәге мәгълүматның актуаль һәм ихтыяҗлы булуын билгеләде. Ул сәяси клуб әгъзаларына «Гаилә фотохроникасы: фронт хатлары» республика акциясендә катнашырга кирәклеген әйтте.
Нева блокадасы
Корпункт:
