Әтиебез Котдус Муллахмәтов Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта зур батырлыклар күрсәткән. Без гомер буе аны сагынып, хатирәләр яңартып яшибез.
Эти 1923 елда туган. Сугышка 19 яшендә 1942 елда киткән. Ул Көнбатыш фронтның 146нчы укчылар дивизиясенең запастагы 3нче полкыны эләгә. Башта Ворошилов исемендәге Рязань хәрби пехота училищесы курсанты була. Соңыннан укчылар взводы командиры булып хезмәт итә.
Этиебез ике танкыр каты яралана. Смоленск өлкәсендә Масальск шәһәре һәм Орел янында барган бәрелешләр вакытында чак кына үлемнән кала. Госпитальдә дәвалану узганнан сон ул кабат алгы сафларга кайта. Укчылар, автоматчылар взводлары белән җитәкчелек итә. Туган якларга лейтенант званиесендә кайта.
Этиебез Әгерҗе локомотив депосында эшли. Әмма сугышта алган яралар һәрвакыт үзләрен сиздереп торалар. Ул еш кына тимер юл узелы хастаханәсендә дәвалану курслары үтә. Гаилә альбомыбызда аның хастаханә
бакчасына куелган раскладушкага безнең белән утырып төшкән фотосы да саклана.
Ни кызганыч, әтиебез 38 яшендә якты дөньядан китеп барды. Ул чакта миңа - дүрт, абыем Рафилгә - жиде, апам Резидәгә унбер яшь иде. Өч бала белән тол калган әнигә тормыш алып бару бер дә җиңел булмагандыр. Без әбием - әтиебезнең, әнисенең ярдәмен тоеп устек.
Әниебезнең барыбызны белемле итү теләге дә тормышка ашты. Резидә күп еллар Знче шәһәр балалар бакчасында музыка белгече булып эшләде. Рафил - отставкадагы подполковник. Мин санитар табибә булдым.
Безнең күңелләрдә әтиебез бик акыллы, төпле, шаян күңелле бульш саклана. Ул бик матур итеп гармунда уйный һәм моңлы итеп җырлый иде. Әниебезне, безне бик яратты. Һәрвакыт бүләкләр белән сөендергәне дә истә калган.
Кызганыч, кечкенә булуыбыз аркасында без әтиебезнең, туган ил азатлыгы өчен кайсы бәрелешләрдә катнашканын, аның фронтташ дуслары
турында берни дә белмибез. Хәрби киемдә төшкән, еллар узу белән саргайган ике фотосы һәм өчпочмаклы берничә хаты гына саклана. Ул хатлар аның әти-әнисенә җылы хисләр белен язылган. Әтиебез белән бәйле истәлекләрне без балаларыбызга, оныкларыбызга да сөйлибез. 9 Май - Җиңү бәйрәмендә аның фотосын тотып “Улемсез полк“ акциясендә катнашу да зур горурлык хисләре уята.
Лилия Кәшәпова