Узган чәршәмбедә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар йортында попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булды, анда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Утырышта катнашучылар башта интернатны карап чыктылар, анда яшәгән кешеләр белән аралаштылар. Шул ук көнне интернатта өстәмә белем бирү педагогы Варвара Лисюк җитәкчелегендә Балалар иҗат йорты укучылары, шулай ук волонтерлар һәм “яшь гвардиячеләр” чираттагы тапкыр концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Ветераннар тәкъдим ителгән конкурсларда теләп катнашты.
Утырышның эшендә ТР ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырышны ачып җибәргәндә, Эльмира Зарипова безнең районда да эшләп килгән “Кадерле ветеран” республика социаль программасының тормышка ашырылуы турында сөйләде, мондый проектларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика хакимияте тарафыннан зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте.
Интернат директоры Алевтина Костина бу чорда коллективның эшләве белән таныштырды. Алда торган бурычларны хәл итүдә район хастаханәсе, җәмәгать оешмалары, авыл җирлекләре ярдәм күрсәтүен, шулай ук спонсорлар һәм хәйриячеләр ярдәм итүен билгеләп үтте.
Утырышта Спас якташлыгы рәисе, “Ватаным Татарстан” газетасының бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин, Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясады. Бу районнан безнең интернатта дүрт кеше яши икән. Аларга туган якларында яшәүче таныш-белешләреннән зур сәлам һәм бүләкләр алып килгәннәр, ә интернат-йортка күршеләре ноутбук бүләк иттеләр. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Храменкова ветераннар өчен мәдәни чаралар оештыру буенча “Яшь гвардия” бүлеге белән бердәм эшләүләрен билгеләп үтте һәм киләчәктәге эш планнары белән уртаклашты. “Бердәм Россия” партиясе исеменнән интернатка телевизор бүләк иттеләр.
Өлкәннәргә күбрәк игътибар кирәк
Корпункт: