Олы Битаман авылында туып шунда гомер кичерүче Гарифуллина Әминә апага гыйнвар аенда 95 яшь тулды. Әминә апа күп балалы зур гаиләдә тәрбияләнә. Ул колхозлашу чорларын да, дәхшәтле сугыш елларын узган кеше. Бөек Ватан сугышына кадәр шушы авыл егете Хәкимҗан белән тормыш корып җибәрәләр алар. Хәкимҗан абый да сугыштан исән имин әйләнеп кайта. Ала бер бер артлы 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәкимҗанының вафатына бик озак елар узуга кармастан, Әминә апаны тол дип әйтәп булмый, чөнки ул балалары, кече улы Госман белән килене Әлфия, тәрбиясендә картлык гомерен кичерә. Күршедә генә улы Гомәр белән килене Резеда яшиләр. Яшьлекләре авыр заманнарга туры килсә дә, ул сынмас- сыгылмас буын кешесе шул. Хезмәт ярату, эштән курыкмау Әминә апаны да чыныктырган күрәсең. Шуңа күрәдәдер, Әминә апа 95 яше тулуга карамастан әле җәй көннәрен бакчада, яшелчәләрне карап, чүп утап уздырыга ярата. Мондый олы бәйрәме белән аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл җирлеге башлыгы Фоат Сабитов, “Битаман” ҖЧШ баш хисапчысы Мәрьям Галәвиева котладылар, һәм Әминә апага үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.