Корпункт:
Валерий Чершинцев “Менделеевск шәһәре оешуның 50 еллыгына” истәлекле билгесен шәһәрдәшебез Раиса Куршаковага тапшырды, - дип хәбәр итә газета "Менделеевск яналыклары".
Раиса Куршакова 80 яшьлек юбилеен билгеләде. Ул Әфганстан террит ориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә хезмәт бурычын үтәгәндә улы һәлак булган газиз ана.
Юбилей көнендә аны район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, дуслары котлады.
– Сезнең алда башыбызны иябез. Сөекле улыгыз илебезне яклар өчен гомерен кызганмады. Чын патриот үстерүегез өчен рәхмәт, – дип белдерде Валерий Сергеевич.