Петров Владимир Петровичка 90 яшь тулды. Олы яшенә карамастан, Владимир Петрович үзен яхшы хис итә. Ветеранны котларга Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары С. В. Осянин килде, ул Владимир Петровичка бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын тапшырды. Дәүләт башлыгы котлавында һәр ветеранның Җиңүгә керткән өлеше билгеләнгән: "Сез легендар җиңүчеләр һәм төзүчеләр буыны кешеләре , зур сынауларны намус белән уздыгы,з илне торгыздыгыз ".
Ветеранны Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов, китапханә мөдире һәм ветераннар оешмасы рәисе Л. Лидонова, авыл мәдәният йорты мөдире Н.Б.Гущина, балалары, оныклары һәм оныкчыклары котладылар. Юбилярга сәламәтлек, озын гомер, туганнары һәм якын кешеләре янында бәхетле тормыш теләделәр .Владимир Петрович кунакларга зур рәхмәт белдерде.