Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аңа Латвия, Литва, Белоруссия җирләрендә барган канкойгыч сугышларда катнашырнга туры килгән. Сугыштан исән-имин кайткач Петр Платонов 30 ел комбайнда эшли. Авырлыкларны бик күп күрергә туры килгән аңа, ләкин ул сынмаган, сыгылмаган. Петр ага тормыш иптәше белән 6 балага гомер биргән. Аның 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Бу көннәрдә ветеран төпчек улы Геннадий белән гомер кичерә. Юбилярыбызны олуг бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Сергей Димитриев, Лельвиж җирлеге башлыгы Рәис Хөсәинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева килгән иде. Район башлыгы ветеранны туган көне белән тәбрикләп Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Ветераныбызга сәламәтлек, бәхетле картлык, имин тормыш телибез!