Бөек Ватан сугышы башланганда Рәйсә Хаматзариф кызы Сабировага 12 яшь була. Басуда, барлык хатын – кызлар белән бергә, эштә идек, - дип искә ала ул. Барысы да елый-елый авылга, Нөркәгә йөгерәләр. Без кайтуга авылда бер ир-ат та калмаган, барсын да сугышка алып китәргә эзерләгәннәр иде ди. Сугыш башлануны без бик авырлык белән генә аңладык. Күрмәгәннәр калмады инде, - ди,бүгенге көндә Мәллә-Тамак авылында яшәүче Рәйсә апа.
Рәйсә 1928 елның ноябрь аенда Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылында Хаматзариф белән Хәбибә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1924 елгы Таһир, 1926 нчы елгы Заһит абыйларының яраткан сеңлеләре булып яши. Ә гаиләдә аннан соң да өч малай-Сабир, Сәгыйть, Әүхәд туа. Әтисе бик тырыш, булдыра торган кеше була. Рәйсәгә дүрт яшь тирәсендә гаиләгә “кулак” ярлыгы тагылып, әтисен алып китәләр. Сугыш башлангач әтисе Хаматзариф та Пермь якларында, 11 ел буе “трудовой армия”дә булып, терелә алмастай авыру килеш туган ягына кайта.
“Сугыш вакытында эниләргә ияреп җәй көне басуда урак уруда, чүп утауда, кыш көне урман кисүдә эшләдек. Олыларга көненә 100 грамм, балаларга 150 грамм он бирәләр иде колхоздан. Урманнан юа, кычыткан, алабута, какы, балтырган үләннәрен “катункалап” ташып пешерә идек. Басуда ашлыкны алып кайттыртмадылар, арыштан аш пешереп ашарга ярый иде. Эшләгәннәргә ашарга пешерәләр иде. Кыш көннәрендә колхоз идарәсе яшүсмерләрне олырак апалар, малайлар белән 60 километр ераклыктагы урманга бүрәнә әзерләргә җибәрә иде. Урманга кадәр җәяү барырга кирәк. Өйдән бәрәңгене пешереп, түгәрәк формасына китереп бер ашарлык итеп ясап әниләр җибәрәләр иде. Урманга якын урнашкан мари авылында кызлар белән фатирга керәбез. Кечкенә өйнең бер почмагын дүрт кызга бүлеп бирәләр иде. Йоклау идәндә. Өскә нәрсәбез бар шуны ябынабыз. Идәннәр салкын була торган иде. Олы апалар кисеп аударган агачларның ботакларын кисеп, җыеп яндыру эше яшүсмер балаларга йөкләтелгән. Унбиш-егерме көн эшләгәннән соң , өйләргә кайтып бераз хәл алгач, колхоз тагын урман кисәргә җибәрә. Сугыш чоры шулай хезмәттә үтте. Сугыштан соң урман кисәргә җибәрмәделәр.
Сабирова Рәйсә Хаматзариф кызын бәйрәм белән котладылар
Корпункт: