Сагынычлы хат башы 17/II – 42
Туган илләрендә яшәүче кадерле әткәй белән әнкәемә углыгыз Әхкәмдән сагынычлы сәламнәр язам. Гөләйха Казан җиңгәсе блән барча балаларга күп сәламнәр язам. Һәм Мәликә апа белән Мәгҗән сеңелгә шулай ук күп сәлам. Шулай ук безгә килеп мине сораганнарга хат аша күп сәламнәр әйтегез сәлам. Шулай сәлам тәмам. Октябрьнең 20 сендә язган хатыңны 15/II – 42 алып укыдым. Язганнарыгыз мәгълүм булды. Аның өчен бик зур рәхмәт апа. Захаровтан да хат алдым. Миңа да сезгә язганны яза. Бер дә кыен дип әйтеп булмый абый турында. Бәлкем шулдыр анысын белмим ди абый да сугыш бетмичә. Захаров яза. Искечә язган хат алдым. Киткән икәнен белмим. Укып булмады ди. Шул хатын сорап яза алмадым. Үзебез ял итәбез. Әхәт тәмәке ягы ничек? Анда безнең ял вакытында начарланып килде әле. Мәликә апа Муләхмәткә бер хат яздым.
Хат салыгыз. Бу хатны алу белән. Сәлам җибәреп, күрешүне теләп улыгыз Әхкәм. 17/ II – 42 хат язылды. Күп сәламнәр язам. Тиз һәм вакытны югалтмыйча барчагызга да догада сәлам белән.
Тат АССР ст. Кукмор, Мамадышский район, д. Кумазан, Шафиков Сахаби. От Сахабиева Ахкама.