КӨН САЕН – АЛТЫ ЧАКРЫМ ҖӘЯҮ
Әнә, Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, райондагы бердәнбер Ленин ордены кавалеры, Әгерҗенең Мактаулы гражданины Шәүкәт ага Акбашевка бүләкләр тапшырырга баргач та аның 90 яшендә дә көн саен алты чакрым җәяү йөрүенә, машина йөртүенә соклануын яшермәде район башлыгы.
– Шәүкәт агадагы дәрт күп кенә яшьләрне көнләштерерлек әле, – диде ул.
– Әти күптән түгел операция кичерде. Хастаханәдән кайткач, бераз авыртынды. Шул чагында да авызына дару капмады, – дип кушылды улы Рамил.
– Сугышта чыныккан өлкән буын вәкилләренең сабырлыгына, чыдамлыгына, тырышлыгына бер дәлил инде бу, – диде моңа каршы Валерий Макаров.
Әйе, 1943 елда армиягә алынып, андагы бик авыр шартларда японнар белән сугышка әзерләнгән, японнарны тар-мар итеп, утны-суны кичеп, бик күп орден-медальләр алып 1950 елда гына туган якларга әйләнеп кайткан ветеранның тыныч тормыштагы хезмәт юлы да күпләргә үрнәк. 31 ел локомотив депосында эшләп, гади кочегардан машинист-инструктор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүе, озак еллар депоның партия оешмасы секретаре булып эшләве өстенә, районның җәмәгать тормышында да актив катнашкан ул.
– 24 ел шәһәр һәм район Советы депутаты булдым. Шәһәрдәшләремне борчыган күп кенә проблемаларны чишүгә үземнән өлеш кертергә тырыштым, – ди ветеран.
Бүген дә туган Әгерҗесе өчен янып-көеп яши ул.
– Мин Әгерҗемне бик яратам. Хезмәт елларымда Казанга, Ижауга китү мөмкинлеге дә бар иде. Тик мин туган шәһәремне бернигә дә алыштырмыйм. Аны тагын да матуррак итеп күрәсе килә, – дигән сүзләр белән озатып калды ул җитәкчеләрне.
СЕЗГӘ БИРЕШЕРГӘ ЯРАМЫЙ
96нчы яше белән баручы сугыш ветераны Ольга БАБКИНАның соңгы араларда сәламәтлеге нык кына какшаган. Валерий Макаровның:
– Сезгә бирешергә ярамый. Сез бит – бөтен Европаны әйләнеп чыккан, Бөек Җиңүне Прагада каршы алган хөрмәтле ветераныбыз, – дигән сүзләреннән ничектер җанланып китте ул.
Үзен хөрмәтләп тәрбияләүче кызы Надеждадан инде ничәмә-ничә кабат барлаган фотоларны сорап алып, аларны карый-карый хатирәләргә бирелеп алды.
– Сугышка мин 1942 елда үзем теләп киттем. Тимер юл гаскәрләре составында хезмәт иттем. Сугыш буена без тимер юлларны торгыздык. Дошман самолетлары өстебезгә бомба яудырганда ничек исән калганмындыр инде... – диде дә туктап калды ветеран.
– Әни хәзер дә шартлаулардан бик курка, хәтта салютны да тыныч кына карый алмый. Телевизордан сугыш күрсәтә башласалар, елый, – дип кушылды кызы Надежда.
Шул хәлендә дә газеталар укырга, илдәге яңалыклар белән танышырга, китаплар актарырга, фотолар карарга яраткан ветеранның ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел.
– Сез безгә бик тә кирәк әле. Сез – сугышның тере шаһитлары, тарихыбызны язучылар бит. Һәркайсыгызны исән-имин яшәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез....
Валерий Макаровның Ольга Бабкина белән саубуллашканда әйтелгән бу сүзләре һәр сугыш һәм тыл ветеранына, язмышы сугыш белән бәйле башка өлкән буын вәкилләренә барыбыздан да тирән хөрмәт һәм ихлас рәхмәт сүзләре булып барып ирешсен иде.
Белешмә:
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш ветераннарының тол хатыннарына – барлыгы 222 райондашыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләге һәм котлаулары тапшырылды. Район башлыгы Валерий Макаров та 25 сугыш ветеранына бүләкләр әзерләде.
Дания Абзалиева
