Кукмарада гомер кичереп, бүгенге көндә Ошторма Юмьяда яшәүче Шахмаева Елизавета Александровна шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Алар туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырылдылар.
Шулай ук “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазановлар да юбилярга үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.
Елизавета Александровна 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң район почтасына эшкә урнаша. Аннары элеваторда 40 ел лаборант булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Леонид Шахмаев белән алар җиде балага гомер бирәләр. Кызганыч, иптәше генә инде исән-сау түгел.
Елизавета Александровна кызы Наталья, кияве Владимир гаиләсендә, ике оныгы янәшәсендә бәхетле карлык кичерә.
Юбилярның зиһене ачык, хәтере яхшы. Аның 13 оныгы, 6 оныкчыгы бар.