Корпункт:
Бу очрашуга барыргамы-юкмы дип, гаиләдә озак уйладылар: сәламәтлеге дә бик шәптән түгел, шунлыктан Нәкыя апа яшь чагындагы кебек, теләсә кайчан юлга чыгып китә алмый. Ләкин чакыру алгач, яшь тә, һаман борчып торган сырхаулар да онытылып киткән кебек була. Күңелен авыр балачак еллары турында хатирәләр яңарды...
Аларның гаиләсен сугыш алдыннан дәүләтнең күчерү сәясәте буенча Ямбакты авылының башка гаиләләре белән бергә Карелия-Фин ССР территориясендәге буш торган җирләргә күчерәләр. Кешеләр яңа урынга күнегә башлагач кына, дәһшәтле сугыш башланып китә... Башта халык беркая да кузгалмый, хәтта уракка да төшеп өлгерә, тик сугышның озак булачагын сизеп алгач, Россия якларына таба юл тоталар. Ләкин ерак китә алмыйлар, 1941 елның август башында аларны фин гаскәрләре әсирлеккә ала, соңрак Финляндиянең Мехикюля дигән җирендә урнашкан “Тааветти” хәрбиләр концлагерына җибәрәләр.
Нәкыя апага ул чакта ун яшьләр тирәсе була. Шулай да кешегә көненә агач чүбе белән он катнаштырып пешерелегән 200 грамм ипи бирүләрен,
авырлыкларга түзә алмыйча үлгән кеше гәүдәләре аша атлап йөрүләрен, ә үзеннән бераз олырак иптәш кызының якыннарын табу өчен мәетләрнең документларын тикшереп йөрүләрен яхшы хәтерли. Әллә нәрсәдән пешерелгән ашның тәмен, автоматлар астында салкын мунчага йөрүләрен, кешеләрнең ачтан шешенеп үлүләрен онытырлык түгел...
– Һаман нәрсәдәндер куркып яшәдек, – дип искә ала ул. – Бервакыт тоткыннарны тезеп салып, өсләренә танк җибәрәләр икән, дигән сүзләр йөри башлады. Өлкәннәрнең коты алынды, балалар турында әйткән дә юк...
Аларга ул вакытта фин татарлары ярдәмгә килә. Алар үз вәкилләре аша лагерьда Татарстаннан килгән тоткыннарның булуын белеп алгач, азык-төлек, аз-маз кием-салым алып килә торган булалар. Кайбер гаиләләр, шул исәптән Нәкыя апалар гаиләсен дә, мөселманнар реестрына күчерәләр, әтисе белән абыйсы татар гаиләсендә эшли башлый. Кырык бишенче елның гыйнвар урталарына кадәр шулай дәвам итә.
– Безне аннан ике агым белән чыгардылар, – дип искә төшерә Нәкыя апа. – Без беренчесенә эләктек һәм көзгә кадәр Калининград өлкәсе Калязин районының Машутино авылындагы поселениедә яшәдек. Аннары әниемнең апасы Кинешмадан чакыру җибәргәч, шунда күчтек...
Күп авырлыклар һәм сынаулар аша Нәкыя апага туган якларын кайтырга насыйп итә. Ямбактыдагы туганнарына кунакка кайткач, ул булачак тормыш иптәше белән таныша. Зәңгәр күзле чибәр һәм сөйкемле кызны Ильяс абый да бик ошата һәм 1953 елда ул аны безнең шәһәргә алып кайта. Иңгә-иң куеп, 57 ел яшиләр, менә дигән ике кыз – Зөһрә һәм Сәвияне үстерәләр. Нәкыя Ситдыйк кызы төрле оешмаларда эшләсә дә, лаеклы ялга безнең редакциядән китте. Ильяс Нәбиулла улы сугыш елларында комбайнчы булган, аннары РСУда, ит комбинатында эшләгән. Фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
Хәзер Нәкыя апа ялгызы яшәсә дә, үзен ялгыз тоймый, чөнки кызлары һәм оныклары һаман килеп, хәлен белеп торалар. Җирле хакимияткә дә ярдәм итеп торулары өчен бик рәхмәтле. Мәсәлән, хәзер мунчасының түбәсен ябалар. Күптән түгел генә аңа Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырганнар. Ә ул үзе бары тик дөньялар имин булсын, сугыш афәтен бүтән күрергә язмасын дип тели.