Корпункт:
Апрельнең 18–19 ында “Патриот” хәрби–патриотик үзәктә стройга тезелү һәм стройда башкарыла торган җырлар буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика смотр–конкурсы узды. Р.Гәрәева җитәкчелегендәге Шушмабаш мәктәбе командасы ярышлардагы сынауларны уңышлы җиеп, 18 команда арасында 7 урынны яулады.


