Сәлимов Харис хәбибулла улы 1909 елның январендә Алабуга өязе Морт авылында сәүдәгәр - приказчик гаиләсендә туган. шул ук елда Сәлимовлар гаиләсе Мамадышка күчеп киткәннәр. Харис 1925 елда Мамадыш педагогик училиәесын тәмамлап, Байлар Сабасы мәктәбендә укыта. 1929 елда бер төркем укытучылар Кукмара районы Мәчкәрә авылы крестьян яшьләре җидееллык мәктәбенә кучеп киләләр. Сәлимов анда татар теле һәм әдәбияты укыта., берничә елдан завуч була. 1934 елда аны Кукмара №1 урта мәктәбенә завуч итеп күчерәләр. 1942 елның апрелендә сугышка китә. 1944 елның августында һәлак була, кабере Молдавиядә.
Сәлимов Харис Хабибулла улы язган солдат хатлары кучерелмәсе.
1. Нас һәм балалар! Барыгызга да сагынычлы сәлам! Үземнең исәнлегемне белдереп, сезнен исәнлегегезне теләп калам. Моннан ике көн элек Габдрахман абзыйга хат салганда, сезгә дә язып тыккан идем. Аңынча 10 көннән артык хат алмыйча тордым. Менә кичә – бүген 22/VII дәязган хатыгызны, бандероль һәм конверт белән салган кәгазъләрегезне алгач, тагытагы кечкенә генә хат салам. Тормышта үзгәреш юк, хәлләр искечә, грипп белән авырып алдым, әле айнып беткән. Бер көннәрдән 5 тән торып атларны су керендергән идек, шунда ныграк туңдырылып алды. Ярый инде, хәзер үтеп бара. Хәзер кеше әзәйгәч каравылга күп йөрисе була, шунлыктан йокы режимын саклап булмый. Болар барысы да вакытлы хәлләр әлбәттә, алга табаэшнең кая таба якынлашуын узган хатта язган идем инде, көнне-сәгатьне көтеп ятабыз.Квартир мәсъәләсендәНадыев квартирын рәтләа алсагыз ярар иде. Ә хозяйкага үзең квартир тоткач та болай язаргакирәк: договорның срогы тулган, әйберләрен саклатасы килсә, квартир хакын киметсен, я әйберләрен сатып алырга берәр кешегә ышандырсын! Хушыгыз! Сәлам белән Харис.
27/VII-42
ФККА п/о Кукмор ТАССР пос.Кукмор, ул Коммунистов 8,4
Галимовой Нас.
2.Нас! Барыгызга да сагынычлы сәлам, исәнлек, тынычлык теләп калам. Моннан бер атна элек сезгә бер- бер артлы хат язган идем. Аннан соң бераз күчкәләп йөрергә туры килде. Хәзер дошман белән кара – каршы елга аша торабыз. Кичә сызыкларның зур хәрәкәткә кертелүләре турында хәбәр алдык. Шуның өчен без дә һәр сәгать кузгалуны көтеп торабыз. Инде бу җәйге хәрәкәтләр сугышның соңын тизләтерләр бәлки. Бары исәнлек кенә теләргә кала. Шул теләктә торыгыз! Башка язар сүз юк хәзергә. Барчагызны үбеп Харис. 8.VI.44
ТатАССР пос.Кукмор, Октябрьская,30 Галимовой Нас.
От: Полевая почта – 31611-А Салимов Харис Х.