… Аналар хәсрәте, аналар шатлыгы, аналар кичереше… Алар йөрәге сыйдыра ала торган кичерешләрне исәпләрлек үлчәү берәмлеген кешелек эле уйлап тапмаган. Тик шунысы бәхәссез кайгыларның иң тирәнен, сагышларнын иң авырын аналарга кәһәр төшкән сугыш китерде. Бу язмада сөйләнәчәк Саба авылында яшәүче солдат анасы 85 яшьлек Мәймүнә әби Ибрагимова күңеленә дә сугыш гомерлек яра салган. Менә без аның янында. Ул өстәлгә шактый саргайган, төсен югалткан кәгазьләр китереп куйды. Сугыш кырыннан килгән хатларның берничәсе сакланган икән... Чал чәчле ана калтыранган куллары белән арадан берсен алып миңа сузды. Анда мондый юллар бар.
... Германиянең Берлин шәһәренә 50 километр калды. Бу хатны урманда төп башына куеп кына язам. Җиңү бик тиздән безнең якта булачак, әни... 1945ел. Улың Мисбах.
Ул чакта газиз ана аның бу соңгы хаты булыр дип башына да китерми. Берничә айдан аның Берлин шәһәрендә һәлак булуы турында хәбәр килә...
Аның ире Фатых та сугышның беренче көнендә ук яу кырына киткән. Аннан да хат-хәбәрләр сирәк килгән. Берсеннән –берсе яшь өч баласын кочаклап юанып, авыр сагышны эш белән баса ул. Башка чара юк, түзәргә туры килә. Мәймүнә әби сугыш чорында алны-ялны белми эшли. Сабада шырпы заводы ачылгач, кышкы бураннарда, көзге язгы пычыракларда үгезләр җигеп урманнан утын кисеп, аны ташулар... Барысы да сугыш чоры хатын кызларының фидакарь хезмәте белән башкарылган. Кайгыларын эчкә йотып, көнне төнгә ялгап эшләгәндә дә бөгелеп төшмәгәннәр алар. Бер берсен юатырдай сүзләр тапканнар.
... Ниһаять җир өстенә Җиңү килә. Сугыштан исән калган кешеләр берәм-берәм кайта башлыйлар. Мәймүнә апа да ире Фатыйхны көтә. Тик аларга 1946 елда гына күрешү насыйп була, сугыштан соң бик матур тыныч гомер кичерәләр. Газиз уллары Мисбахның фоторәсемен зурайтып түргә элеп куялар. Үлгәндә аңа бары 17 яшь була.
Фатых абыйга сугыштан алган авыр яралары гомер буе тынгы бирми, дөньядан мәңгегә алып та китә...
Мәймүнә әби бүгенге көндә төп нигездә улы Мәсгут белән килене Фәүзия тәрбиясендә яши. Алар күрше-күләннәр сокландырырдай, яшьләргә үрнәк булырдай матур тормыш кичерәләр. “Киленем Фәүзия белән 26 ел анала-кызлы кебек яшибез. Бик акыллы, бик уңган булды”,- ди Мәймүнә әби килене белән горурланып. Фәүзия апа да һәрвакыт кайнанасы турында мактау сүзләре генә ишетергә туры килә. “Балалар үстергәндә миңа бик булышты, хәзер менә улымның баласың карый”,-ди. Йорттагы яшь килен Әлфия дә Мәймүнә әбине бик ярата. “Әби булмаса өйләрнең яме юк сыман тоела”, ди. Чыннан да, тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, төрле кайгы хәсрәтләрне үз башыннан кичергән Мәймүнә әбине хөрмәт итмәү мөмкин түгел.
Гөлсинә Галимуллина. Байлар Сабасы. “Җиңү байрага”, 1985 ел - 9май
Материал 2016 елны басылып чыккан, Хисамов Хайдар Фасхиевичның "Сабалылар - Бөек Ватан сугышында " дип исемләнгән китаптан алынды.
