Геройлар аллеясында – якташыбыз, Городище авылында туып үскән, солдат Даны орденының тулы кавалеры Григорий Семеновны бюсты янында туган көнен искә алдык . Исән булса аңа 98 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан аның якташлары – Городище урта мәктәбе укучылары да бирегә килгән. Алар горурланып Григорий Трофимовичның биографиясен һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң алар район җитәкчелеге белән бергә бюст алдына кызыл чәчәкләр салдылар, бергәләшеп фоторәсемгә дә төштеләр. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин: “Районыбыз халкы үзенең лачындай уллары һәм кызлары белән урынлы горурлана, аларның исемнәре район тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз барәбәренә батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызга мәңгелек Дан!,- диде ул. Өлкән сержант Григорий Семенов Бөек сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була. Нык һәм кыю егетне разведчиклар ротасына алалар. Күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның 28 августында өченче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. Шушы ук елның 15 октябрендә – икенче һәм 1945 елның 24 мартында беренче дәрәҗәдәге Дан орденнарына лаек була.