Корпункт:
Бөек Җиңү көне якынлаша. Бу көннәрдә безнең догаларда, теләкләрдә тынычлык сорау бигрәк тә еш ишетелә. Ватан сугышының дәхшәтле еллары кабат күңелләрдә яңара. Сугыш ветераннарының, аларның тол хатыннарының, ятим балаларының бу көннәрдә янә төзәлмәс күңел яралары сыкрый, алар сугыштан килгән өчпочмаклы хатларны кабат-кабат укый. Мондый афәт кабатланмасын өчен яшь буын да сугышның никадәр авырлык китерүен онытмаска тиеш.
Кадерле дуслар, бәлки сезнең өйләрдә дә сугыштан килгән хатлар сакланадыр. Сез аларның копияләрен яки хатның үзен Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена тапшыра аласыз. Без аларны кадерләп саклап киләчәк буынга җиткерербез.
