Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның мартында Йосыф-Алан авылыннан Кәшиф абый Саттаров та фронтка китә. Өйдә тормыш иптәше Мәймүнә апа 4 бала белән торып кала. Олы улы Фрунзега -16, кечесе Җәүдәткә 7 яшь була. Мәймүнә апа балалары белән иреннән, дошманнарны тизерәк җиңеп кайтуын теләп, көн дә хат көтә. Ә Кәшиф абый язмый да язмый. Ниһаять, килә хат. Шушы юанычыннан йөрәге каканда Мәймүнә апа эчендә тагын нәрсәнеңдер тибеп куйганлыгын тоеп ала. Күңеле дөрес сизенә:ул – авырлы. Бишенче баласы үзенең барлыгын хәбәр итә. Нишләргә? Иренә җавап хаты язганда Мәймүнә оялып кына үзенең аваырлы икәнлеген әйтә, алып – кайту кайтмау мәсьәләсендә Кәшифеннән киңәш сорый. Хатны салгач, түземсезлек белән җавап көтә башлый. Дошман пулясы әлегә ирен урап үткән икән. Мәймүнә көткән җавап килә. “Кадерлем! Без сугышка киттек тә, барыбызда үлеп беттек дигән сүз түгел бит әле ул. Без үләргә тиеш түгел. Безне зарыгып көтүче сез бар, - дип язган Кәшиф. Синең изге хәбәреңне укып бик сөендем. Сакла, алып кайт син аны . Әгәр кыз бала туса, исемен минем беренче мәхәббәтем хакына Рауза дип кушарсыз. Үзең беләсең, миңа беренче мәхәбәтем белән кавышу насыйп булмады бит, Мәймүнәбану. Әгәр инде рәхимсез сугышта вафат булы, чит җирләрдә ятып калсам , сиңа карчыгым, бу сиңа иң соңгы, иң кадерле бүләгем булсын. Сакла югалтма...”
Кәшиф абыйның Смоленск өлкәсеннән килгән соңгы хаты шулай тәмамлана. 1942 елның 13 августында Мәймүнә әбигә җан өшеткеч хәбәр килә. Ире үлгән... Ә 1942 елның 9 нояберендә иренең иң соңгы, бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган кадерле бүләге - төпчек кызы Рауза дөньяга аваз сала.
Сугыштан исәннәр генә кайта, ә үлгәннәрнең истәлеге булып соңгы бүләкләр – балалары кала. Мәймүнә әби әтисез үскән балаларын аякка бастырып, 80 яшендә дөнья куйды. Ләкин рәхимсез үлем аның үзе артыннан Фрунзесын, Җәүдәтен, Наҗиясен Фоатын да мәңгелеккә алып китте. Төпчеге – соңгы бүләк Раузасы гына калды. Хәзерге көндә тормыш иптәше Хатыйп абый белән өч бала үстереп, тыныч кына яшәп яталар.
Соңгы бүләк. Каһәр суккан сугыш аркасында әтиләре балаларын, балалары әтиләрен бер тапкыр да күрмәгәннәр ил буенча бик күпкә җыелалар. Туган авылым Тенекидә дә күрше кызы Рәйханә апа Котдус абыйның Гаҗебелкамал апага соңгы бүләк бит. Ул әтисе фронтка китеп 4 ай узгач дөньяга килә. Гаҗебелкамал апа яшь балам бар дип тормый, көне –төне эштә була. Бишек тирбәтергә кызлары бар әнә. Әйе апалары бик яраталар сеңелләрен. Шулай да яңа яуган кардай керсез күңелләре белән, әллә аңлап, әллә аңламыйча, нәрсәгә инде безгә бу сабый, әти сугышта, әни көне буе эштә, өйдә ашарга үзебезгә дә юк дип, Рәйханәнең үлүен телиләр. Юк, кыз әҗәлгә бирешми. Хәттә өч яшьлек абыйсы белән ачлыктан шешенеп шифаханәгә менгәч тә, могҗиза белән исән кала. Абыйсы Габдеразак, шеше эченә төшеп, вафат була. Теле ачылып, тәпи йөри башлаган Рәзйханә, көндә капка төбенә чыгып , әтисен көтә башлый. Кичен әниләре эштән кайткач, Котдус абый кызлары әтиләренә хат язалар, без сине бик сагындык, диләр, тизрәк күрәсе килүләрен аңлаталар. Ә бу вакытта әтиләренең:
“ Күңелем тула
Сезне төштә күрсәм дә.
Сезне кайтып күрә калсам,
Үкенмәм күк үлсәм дә”,-
дигән шигъри юллар белән тәмамланган соңгы хаты күптән инде әниләренең сандык төбендә ята... Кызлар гына моны белми...
Котдус абыйның дүрт кызы да Тенеки чибәрләре булып үстеләр. Соңгы бүләге Рәйханә апа Рәҗәп абый белән тормыш корып, өч балага канат бирделәр. Рәкыйга да туган авылында төпләнеп калды. Ә Рәкыйбә апа Рәфика апа Казанда яшиләр.
Сугыш.Сугыш. Әле хаман йөрәкләргә сеңдереп калдырган ачы газапларын сиздереп тора. Әнә узган җәй ике кыз туган очрашкач, Рәкыйба апа Рәйханә каршына килеп, үзенең аның каршында зур бурычлы икәнлеген, гафу итүен сорый. Рәйханә апа аптырап кала. Бер ата, бер ана балалары арасында нинди бурыч булырга мөмкин? “Бар шул, сеңлем, - ди Рәкыйбә апа- мин синең каршыңда бик зур бурычлы. Әни эшкә киткәч, сиңа калдырган соңгы имезлекне качып суыра идем бит мин. Синең – ата йөзен күрмәгән сабыйның ризыгын урлап ашадым бит мин. Гафу ит мине, сеңлем”, - дип Рәйханә апаны кочаклап елый. “Юк, апа, син миңа бурычлы түгел. Сугыш,сугыш гаепле барысына. Без күргән газапларны бүтәннәр күрмәсен”, - дип җавап кайтара Рәйхана.
Әйе, бүтән беркайчан да сабыйлар әтиләренең әниләргә соңгы бүләге булып тумасыннар иде.
“Саба таңнары”- 9 май, 2001ел. Кифая Гайфиева. Тенеки.
Материал 2016 елны басылып чыккан, Хисамов Хайдар Фасхиевичның "Сабалылар - Бөек Ватан сугышында " дип исемләнгән китаптан алынды.
