Корпункт:
Күптән түгел Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы көрәш хезмәтенең Иске Рәҗәп авылындагы пост хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Зиннәт Гыйззәтуллин белән очраштылар.
Зиннәт аганың исеме районда гына түгел, республикабыз күләмендә дә күпләргә яхшы таныш. Узган ел туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән сугыш һәм хезмәт ветераны әле дә булса авылдагы вакыйгаларның үзәгендә кайнап яши. Еллар картайтса да, бу кешенең энергиясенә, яшәүгә булган омтылышына сокланып туйгысыз. Авыл халкы өчен һәр яктан үрнәк ул.
Ятимлек ачысын яшьтән үк кичергән Зиннәт балачактан гомернең кадерен белеп үскән, намусы кушканча яшәп, үзеннән соң җирдә якты эз калдырырга тырышкан. Озак еллар буе үсеп килүче яшь буынга мәгърифәт нуры өстәүгә, төпле тәрбия бирүгә бөтен көчен куйган педагог үз максатына ирешкән, дияргә тулы нигез бар. Мәктәп эскәмиясеннән фронтка китеп барган Зиннәт Гыйззәтулла улы хәрби хезмәтне майор дәрәҗәсендә тәмамлый. Туган якларына кайтуга җиң сызганып яраткан эшенә керешә. Педагогика эшчәнлегендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Аның тырышлыгы белән мәктәптә 1951 елда музей төзелде. Биредә авыл тарихы, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәт казанган кешеләр турында бай материаллар тупланган.
Мәктәп музеена кунаклар күп килә. Менә бу юлы да Зиннәт Гыйззәтулла улы янгынга каршы көрәш хезмәткәрләрен ачык йөз белән каршылады. Дустанә шартларда үткән очрашу барышында ул үзенең сугышчан юлы турында сөйләде, фронттан алып кайткан фоторәсемнәрен күрсәтте. Ветеранга сораулар белән күп мөрәҗәгать иттеләр, ул аларның һәркайсына тулы җаваплар бирде.
... Чәчләренә чал сибелгән солдат әле дә сафта. Ул балаларны Ватанны яратырга, олыларны хөрмәт итәргә, ата-бабаларыбыз эшенә тугры булырга өйрәтә. Яшьләргә хәрби–патриотик тәрбия бирүгә үзеннән зур өлеш кертүче ветеранга күз тимәсен иде.