Корпункт:
Студентлар килгән кунакларны – Мария Сокова, Валентина Казачкина, Антонина Акулинина, Анастасия Голубева, Мария Беляева, Екатерина Хилкова һәм Мария Гагаеваны җылы каршыладылар. Кунаклар хөрмәтенә концерттта шигырьләр укыдылар, хор популяр “Катюша” һәм “День Победы” җырларын башкарды.
Җавап сүзе белән студентлар алдында Анастасия Голубева чыгыш ясады. Аның гаиләсеннән 1941 елда фронтка дүрт кеше – әтисе һәм өч абыйсы китә. Гражданнар сугышында ук катнашкан әтисе фронттан исән- имин әйләнеп кайта. Бер абыйсы сугышта авыр контузия алып һәм яраланып инвалид була, ә ике абыйсына туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Озак еллар үткәч, күп эзләткәннән соң Дмитрийның Польша җирендә һәлак булуын беләләр. Ветеранның иң зур хыялы – абыйсының каберен барып күрү...
Анастасия Петровнага да тормышта күпне күрергә туры килә. Укуын ташлап, тугыз яшеннән басуда эшли башлый. Әтисе сугыштан әйләнеп кайткач кына мәктәптә укуын дәвам итә, унөч яшендә дүртенче класска бара. Соңрак ул педагогия училищесын тәмамлап, гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Инде сиксән өч яшен тутырса да, сугыш уты көйдергән балачагын оныта алмый.
Очрашу ахырында ветераннарны район башлыгы Камил Нугаев һәм район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов котлады һәм аларга юбилей медальләре тапшырдылар.