Корпункт:
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан, бүген без мәктәп укучылары белән берлектә, Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Халиуллина Әминә әбидә кунакта булдык. Ул бүгенгесе көндә олы кызы белән кияве тәрбиясендә яши. Алар безгә Әминә әбинең сугыш вакытларындагы авыр тормышы, 29 яшендә тол калуын һәм үзләренең авыр балачаклары турында күп вакыйгалар сөйләделәр. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Әминә әбинең бүген туган көне дә икән. Аңа - 103 яшь! Чын күңелдән аны туган көне белән котлыйбыз!