Сугыш каһарманы Кәлимуллин Минемулла Кәлимулла улының кесә сәгате.
Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара.Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак.Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.Менә авылыбыздагы Зәйнәп апаның гаиләсенә дә ул зур кайгы китергән.Аның иң яраткан кешесен Минемулласын сугыш афәте үз эченә йоткан.Ул 1941 елны ук фронтка алына, фашист илбасарлары белән батырларча көрәшә, Севастополь сугышларында катнаша.Әмма кабат туган иленә кайтырга , яраткан мәктәбендә эшләргә насыйп булмый аңа.Зәйнәп апа бүгенге көндә үзе дә вафат инде.Ләкин аның сөйләгән истәлек-хатирәләре музеебызда саклана.Менә ул үзенең батыр йөрәкле, акыллы фикерле Минемулласы турында ниләр сөйләп калдырган :”Без пар аккошлар кебек пар идек.Ул бик матур, төз гәүдәле, горур ир-ат иде.Бик матур гына яшәп ятканда, аңа сугышка китәсе булды.Ләкин кире әйләнеп кайта алмады ул, сугыш кырында һәлак булды.”Ул хәбәрсез югала.Зәйнәп апа Минемулласын гомере буе сагынып көтеп яши.Ләкин гомер уза бара, ул кайтмый.Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан Зәйнәп апаның бүлмәсе кечкенә бер “музейга”әверелә.Ул Минемулласының барлык истәлекләрен , хатларын өстәленә тезеп куя торган иде.Ул аларны шулкадәрле кадерләп, хөрмәт белән саклый.Менә 46 ел буе йөрәк түрендә саклаган аның шушы кесә сәгатен мәктәп музеена тапшыра ул.Ә тапшырганда “Бик кадерле истәлек, зинһар саклагыз, югалтмагыз! Мин аңарда аның кул җылысын тоям, хәтта! Үзем үлсәм дә Минемулламның буыннар аша батыр , матур кеше булуын белеп торсыннар иде киләчәк буын ”дип әйтеп биргән ул аны.Әйе ,бүгенге көндә бу кадерле истәлек музеебызның сугышчан дан бүлегендә саклана.Бу гына түгел, тагын күп кенә истәлекләр, аннан килгән хатлар да саклана. Ә бит Минемулла абыйга яшисе дә яшисе булган.Күпме балаларга , күпме яшь буынга ул ныклы белем биргән булыр иде.Ул балаларны, тормышны яраткан, гадел кеше булган.