И сынады безне бу дөнья! Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, сындырырдай итеп сынаса да, сындырмады ләкин бу дөнья! Шөкер яшәдек. Ходай гомерне дә бирде, михнәтен дә күрсәтте, хәзер менә рәхәтен дә кызганмый, дип сөйләргә ярата безнең әби.
Районбызның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе булган озын гомерле өлкәннәребез тормышы – Иске Чүпрәле авылында гомер кичергән Наҗия Фәхретдин кызы Вәлиева мисалында да ачык табылыш таба. Яңа 2018 елны башлап, тәүге 90 яшьлек гомер датасын беренчеләрдән булып билгеләде ул.
Бар гомерен тырыш хезмәттә үткәргән әбине олуг юбилее белән котларга, илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга килгән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафановны һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамовны шатланып каршы алды ул.
– Без, хәзерге буын, сезнең Бөек Ватан сугышы чорында илебез азатлыгы өчен куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Җиңү көнен якынайту өчен сез бар көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләгәнсез. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын торгызуда хезмәт куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне хөрмәтләү йөзеннән Россия Президенты 90, 95 яше тулган һәр сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә үзенең котлавын юллый. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, – диде Алексей Сарафанов юбилярга бүләкләр тапшырып.
– Сугыш чорында күргән михнәтләрне искә төшерәм дә, ничекләр генә түздек икән, дип уйланып утырам. Без яшь кыз балаларны Киров якларына урман кисәргә җибәрделәр. Бүгенгедәй күз алдымда, поезда әсир төшкән немецлар белән барган идек. Һәрвакыт билгеләнгән норманы арттырып үтәргә тырыштык. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” дигән лозунг белән эшләдек. Хезмәтебез бик авыр булса да, берәү дә зарланмады, ачлы-туклы булсалар да, ил өчен дип эшләде, яшәде, – дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны.
Киров урманнарында чыныгу алган әбине тыныч тормышта бернинди авыр хезмәт тә куркытмый, төрле хезмәтләр башкара ул. Район үзәгендә дә ул үзенең ярдәмчеллеге, ачык күңеле белән Акъәбине һәркемгә таный, үз итә. Тормыш иптәше Кыям белән корган тату гаиләләре дә авылда иң үрнәге була. Алар гомер бүләк иткән өч бала да Вәлиевлар нәселенә тап төшермичә яшиләр, хезмәт итәләр. Туган йортка беркайчан да сукмак өзелми, тик соңгы ике елда балаларны, оныкларны колач җәеп каршы алырга, кызганыч, тормыш иптәше генә юк.
– Яшьлегем авыр сугыш елларына туры килсә дә, пар канатым каерылса да, картлыгымда мин үземне бәхетле саныйм. Балаларым исән-сау, оныкларга да бай мин. Илләр-көннәр тыныч, исәнлек булсын, – дип тели юбиляр.
Гөлия Фәизова