Устав төзелгән предприятиенең төп миссиясен билгеләде: Россиядә фәнни-техник, хәрби һәм спорт максатларында һавада йөзүнең куллану идеясен үстерү.
- 1930 еллар башында, – дип искә ала сугыш һәм хезмәт ветераны В.Георгиевский, – күп кенә бондюга малайлары авиация турында хыялландылар. Бөтен ил буенча аэроклублар һәм планер станцияләре булдырылды, очу шлемнарында йөрү модалы булды, һәр икенче малай очучы булырга хыялланды. Бондюгта да планеристлар түгәрәге бар иде. Планер - моторсыз очу аппараты, ул Бондюга химия заводы җитәкчелеге тарафыннан сатып алынган. Анарда җирле егетләр очтылар.
Аларның күбесе соңыннан очу мәктәпләренә һәм авиация училищеларына укырга керә, ә Бөек Ватан сугышы елларында илне күктән сакладылар. Нуретдиновларның гаилә архивында 1935 елда планеристлар мәктәбендә катнашучыларның (Т. Сафиуллин, Салих Нуретдиновның) уникаль фотолары саклана.