Хикәя
Әтием-Бөек Ватан сугышы ветераны,Кызыл йолдыз ордены кавалеры Фахруллин Мөдәрис Фахрулла улы истәлегенә
Тимер ярчык хатирәсе
-Тукта,тукта,ят,уләсен бит! Мөдәрис, куркудан узен узе белештерми торып чапкан яшь солдатның артыннан куып тотып,окопка тортеп тошеругә, тузеп булмаслык авыртуга урсәләнеп уянып китте.Башлана. Тимер ярчык урыннан кузгалып сызлый башлар алдыннан hәрвакыт шушы төш керэ.Димәк,буген йокы юк инде.Ул ипләп кенә торып, өйдэгеләрне уятмаска тырышып киенде дә ,остаханәсенә чыкты. Ынгырашканын курсәтмәс очен купме төннәрне уткэрде икән ул монда.Диварга сөяп куйган тәрәзә кәчәклэре,рамнар ул төннәрнең шаhите.Инде менә өй турен бизәп торасы биек шкафның да бикләрен генә куясы калды.Эш белән ничектер авыртулар онытылып тора сыман.Ярый әле әтисе Фахрулла карт балта-чукеч тотарга өйрәткән.
Жай гына кискән пычкы тавышына ияреп,хәтер ерак елларга китте. Фахрулла карт кулыннан гөл тама торган кеше иде.Гомер буе тимерче булды.Олылап Бал бабай дип дәшәлэр иде ана.Югыйсэ олпат гәудәле, уткен куз карашлы яңа 40 узган ирнен кай төше бабай булсын. Жәйнен матур бер конендә умарта карап,сап-сары балы тамып торган кәрәзне карчыгы Фатыйманын саклап кына тоткан жиз табагына салып, урамга капка тобенэ алып чыгар иде.Каян сизәлэр диген бал исен,курше тирәнең бала-чагасы ул арада капка тобенә сырыша.Беләләр,буген рэхәтләнеп туйганчы бал ашаячаклар.Кая урелэсең дип беркем дэ башка кашык белән менеп тошмәячэк.Тик Бал бабайның бер сынавын утәргэ кирәк малайларга.Кызлар сынаусыз ашый балны.Ә менә малайлар Бал бабайга кул бирәләр.Көрәктәй тимерче кулы синең нәни учынны кысканда кычкырмасаң, син герой.Ә инде куз яше курсэтсэң,кәрәз иң соңыннан элэгэ.
Ии, кунелле чаклар! Бер дигэн имән бурәнэләрдэән йорт житкерделэр.Рэхәтен курергә дә олгермичә сугыш башланды. Фахрулланы беренче конне ук фронтка алдылар.Сирәк кенә килгән хатлардан сугыш хәллэрен белеп тордылар. Бер-бер артлы абыйлары да сугышка киткәч, өйдэге ир -ат эше Мөдәрис кулына калды.
Әнисе Фатыйманын шул чактан бер гадәте калды.Кич житә башласа,урамга чыгып,кулларын каш остенә куя да,озак кына кояш баешына карап тора. Сизелер сизелмәс дерелдәгән иреннэрдә догамы,елаумы,белмәссен.
1943 елнын 16 ноябрь киче дә нәкъ шулай булды. Батып барган кояшның сонгы нурларын озатып инде кереп китәргэ торганда,урам башында бер шәулә шәйләнде.hичшиксез,солдат бу-аркасына капчык аскан,бер аягына аксый тошеп турылап атларга тырышып кайта. Фахрулла солдат кайткан! Чыбыксыз телефон бу хәбәрне бик тиз таратты-хәл белергэ,фронт хәлләрен сойләшергә килучеләр артыннан жилкапка ябылып тормады. Очрашу шатлыгы белэн,тып-тын гына кереп,ишек яңагына сөялгән почтальонны искәрмәделэр дэ.Бераздан ул узе эндәште хэм кулындагы кәгазьне сузды. Өнсез калып ачып укысалар-Мөдәрискә иртән иртук военкоматка барырга повестка!
Бу төн гомер онытылмаслык булды.Әтилэре кайткан шатлык аерылу ачысы белэн буталды.Еллар курешмәгэн ата белэн ул иңне ингә куеп бик озак утырдылар.Әнисе Фатыйма белән сенлесе Бәнат Фахрулланын әле генә сугыштан кайткан купне кургән капчыгына юл кирэк -яраклары тутырдылар.
Шулай итеп таң атты.Бу таңда 17 яшьлек Модәрис сугышка чыгып китте. Сугышка дигәч тэ,анысы сонрак булды әле. Башта сугыштан да читенрәк урынга эләкте ул. Суслонгер. Бу исемне ишетугэ хәзер дэ сискәнеп куя Модәрис.Борыны да кипмэгән малайларны шулкадәр жәзалап буламы икәнни.Иң узәккә уткэне ачлык иде. Солдатлар арасында баба шулпасы дип исем алган кәбестә ашы белэн әллә ни ерак китеп булмый.Атарга ойрәтергә ике чакрым жиргә алып баралар.Барганда ике солдатка бер бурәнә кутәртәләр.Кайтканда нәкъ шул бурәнәне кутәреп кайтасын.Ач хәм хәлсез солдатлар купме тузә алган булырлар иде, Суслонгерда дошман очен эшләгән сатлыклар фаш ителеп,солдатларны фронтка озаттылар.
Бу Суслонгер афәте белэн тагын бер очрашырга туры килде әле Мөдәрискэ. Аларнын взводы бер авылны алырга тиеш иде. Авыл башындагы бер йорттан пулемет уты кутәрелергә дә ирек бирми.Ничек итсәлэр иттеләр,бакча яклап кереп,пулеметчыны әсирлеккә алдылар.Икенче конне бөтен взводны жыеп,әсирне каршыга бастырдылар.Әсир дигәне бөтенләй немец тугел икэн. Мөдәриснең куз карашы сатлык әсирнең куз карашы белән очрашты.Чу,бу бит аларны бурәнә кутәртеп көлә-көлә йөгерткән кеше ич.
-Сугыш вакыты законнары нигезендә,Ватанга хыянәт иткән өчен атарга хөкем ителә! Кем боерыкны утәргә тели?
Мөдәриснең аяклары узеннән узе алга атлады.
-Мин беләм бу кешене!
Чигләре ап-ак взвод командиры игътибар белэн яшь солдатка карады.Бераз уйланып торды да урынына басарга кушты.
-Син әле яшь.Йорәгеңне нәфрәт белән бозма!
Командирнын бу сузләре гомер буе колагында янгырый Мөдәриснең. Уч алуның яхшы гамәл булмавын,адымыңны атлаганчы жиде кат уйларга кирәген анлаткан ич ул яшь солдатка.
Әйе,сугыш купкә өйрәтте.Бик авыр чакларда да югалып калмаска да,яшәунен кадерен белергә дә.
Яшь солдат өчен ин читене сызгырып килгән снаряд тавышы иде.Менә-менә баш очында гына шартлар сыман була,торып йөгереп качасы килэ.Шуна курә яңа килгән яшьлэрне дары исе иснәгән солдатларга беркетеп куялар иде.Шуларның берсе төшлэренә керә дә инде.Окоптан торып алга ыргылган егетне тотып алырга да,гәудәсе белэн ышыкларга да олгерде ул. Тик шунда узе дә каты яраланды.Госпитальдә дәваланып,кабат фронтка китте,Кызыл йолдыз ордены,медальләр,рәхмәт хатлары шунын шаhите.Ут сызыгынын авыр хатирәсе булып аягында тимер ярчык калды.
Фронт юллары кайларга гына илтмәде аны. Җэяулэп Сталинградтан башлап,Европа илләрен дэ утте ул. Берлиннын узенә барып житәэн көн ин шатлыклы көн иде. Менә-менә өйгә кайтабыз дип,эшелонга төялделәр.Кем жырлый,кем бии-Җину солдатлары бит.Әмма юллар әле бик ерак булып чыкты. Поезд җилдереп кенә, туган якларны утеп китеп, ерак Көнчыгышка юл алды. Алда әле башланмаган биш ел хезмәт көтә иде.
Көнчыгышта чиклэрне саклап,1950 елда гына өйгә кайтты 24 яшьлек чал чәчле Мөдәрис солдат. Аңа да инде куп еллар утте.Инде сугыш газаплары да әкрен генә артта кала бирә.Тик менә тимер ярчык кына тынарга ирек бирми,сулкылдап хатирәләрне янарта.