Сокланырлык гомер юлы үткән кешеләр күп тә инде... Сокланырлык гаиләләр күп. Яныбызда гына яшиләр алар. Һәм гап-гади үзләре. Якын көннәрдә генә шундый бер нәселнең кунагы булдым. Ап-ак яулыгын җәеп бәйләгән татар карчыгына карап сокландым да, халкыбызның менә нинди кызлары бар бит дип, горурландым да...
Туксан биш яшенә килеп җиткәндә кечерәеп калган Заһирә әби. Дөнья йөген иңнәренә куеп ташу гәүдәсен шулай азрак кечерәйтсә дә, язмышында язылганны, каршына килгәнне ирләрчә ныклык белән кичерүе олы, дәрәҗәле, чын мәгънәсендә ак әби, горур Ана итеп күрсәтә аны. Буа районынң Камброд авылында туып-үскән ул үзе. Моны ишеткәч минем дә күңелемдә туган иң беренче сорау - бу якларга ничек килгән соң, дигәне булды. Ә җавабы бик гади икән. Чүпрәледә кияүдә булган бертуган апасын күрергә килгәндә Иске Чүпрәленең Сәйфулла исемле егете охшатып кала кызны. Ике йөрәк арасында җылы хисләр урнаша. Озакламый Заһирә дә бу якларга килен булып төшә.
Сугышның яңа тәмамланган еллары. Сәйфуллалар үзләре дә Чүпрәлегә Баку якларыннан кайтып урнашкан. Торыр йорт-җир дә юк. Сәйфулла белән Заһирә икәүләп елга буенда балчыктан кирпеч сугалар иң элек, шулай итеп үзләренә яшәргә өй төзиләр. Заһирә апа Мәүлиханованың беренче кызы Миңзифа:
Мин тугызынчы сыйныфка укырга йөргәндә шушы балчык өендә яши идек әле без,-ди.
Башкача ничек булсын соң? Киләчәккә зур өметләр баглап төзелгән тормышы җимерелә дә куя Заһирә әбинең - мәңге бергә яшәрбез дип үзенә яр иткән Сәйфулласы бик иртә бу дөнья белән саубуллаша. Нибарысы 7 ел гына бергә яшәп калалар алар. Кайнана- кайната, өч бала белән торып кала Заһирә һәм ул вакытта аңа нибары 32 яшь була .
Апа җиде яшендә, миңа өч яшь, энебез Фәрит 6 айлык иде әти үлгәндә,-дип сүзебезгә кушыла гаиләдәге икенче кыз Фирүзә. - Шуннан алып бүгенге көнгә кадәр әни безгә әти дә, әни дә булды. Ә балчык өйдән башка өйгә күчү дә әниебезнең тырыш хезмәте бәрабәренә насыйп булды безгә.
Тол хатынның көннәренең ачысын, төннәренең салкынлыгын башына төшкән кеше үзе генә беләдер. Язмышына үпкәләп елап утыру Заһирәгә хас түгел, әмма. Сугыш елларында әллә кай җирләргә барып та окоплар казып йөргән кыз өч баласын аякка бастыру өчен ниләр генә эшләми. 365 көннең бер көнен дә калдырмыйча хезмәт итә ул. "Эшләмәгән эш калмады, мылтык тотып сугышка гына кермәдек нибарысы",-ди ул үзе турында.
Аллаһы Тәгалә якын күргәннәрен күп сынаулар биреп сыный диләр. Ире хакын үзе үлгәннән соң да хаклап, йортына түгел, турысына да чит ир-ат аягын бастырмаган Заһирәгә дә сынаулар берсе артыннан-берсе килә. Нигезгә килен килгәннән соң заманына күрә биш почмаклы дип аталган өй җиткергәч, кызлар үз тормышларын коргач, инде рәхәтләнеп оныкларын сөя башлагач кына өч баласын Заһирә әби белән Фәритенә калдырып, килене Эльза үлеп китә. Шушы балаларга әни булуны да язмыш шулай итеп аның җилкәсенә сала. Нинди бер күркәм, таләпчән әби-әни була әле ул, оныклар өчен! Кырыс һәм таләпчән булмаса, шушы өч онык-өч малай бүгенге көннәренә ирешә алырдар идеме икән?! Фәнисе -район үзәгендә, янәшәдә генә, матур бер гаилә башлыгы булса, Ранисы, Рамиле Казан ветеринария академиясен кызыл дипломнарга тәмамлап, җитәкче вазифаларын билиләр, әнә! Һәм үзләренең шундый булуларында әбиләренең роле зур икәнлеге турында горурланып сөйлиләр, әбиләре өчен дә ныклы таяныч алар.
Безнең балачак кызык та, хәзергеләр белән чагыштырганда кызганыч та иде. Хезмәт көне өчен бик аз гына акча бирәләр, ач тотмады әни, тик шулай да яшь кешеләр бит, тамак туймаган чаклар да булгандыр инде. Әни ярты литр сөтне стаканнарга сала иде дә, ераккарак китеп һәрберсенә дә тигез булдымы икән, дип карый иде. Балалар бит, сугышып алган чаклар да була иде. Әнинең шул вакыттагы тәрбия чарасын әле дә көлеп искә алабыз - өчебезне бергә яткызып куя иде дә, күзектергәннәр сезне дип, йөзебезгә коры гөмбә төтене җибәрә иде. Ни, әкәмәт, дуслаша идек, -ди Миңзифа. Бу урында Миңзифа ханымның да бик иртә ялгыз калып, балаларын берүзе үстерүен әйтергә кирәктер. Ә шундый ананың кызлары да, билгеле инде, хатын-кыз дигән исемне горур йөртәләр, чөнки үрнәккә әни кеше якында гына.
-Үзебез иде әбиләр булып җитешсәк тә, төп йортыбыз капкасы ябылмасын, әниебез озак яшәсен иде,-диләр алар беравыздан. -Әни безнең шундый уңган, бик чая иде,-дип сүзләрен дәвам итә башлаганда, Заһирә әбинең оныгы Фәнис: -Нигә "иде" булсын, безнең әби бүген дә "рульне бирми" әле ул, -дип шаяртып та алды.
Әйе, "руль бирергә охшамаган әле әбиебез, күзләр генә тимәсен. Үз өемдә яшим, дип чәчрәп тора, "бер көнгә, мунча керергә генә дип алып китсәләр дә, шул бер көннәре кеше өендә биш көн булып тоела", ди. Пилмәннәрне бөгә, аш-суны хәзерли, өен үзе җыештыра икән. Сокланырлык бит! "Күзем начар күрә башлады", -дисә дә, тәрәзәдән кайткан-киткәнне күзәтеп тора, соңгарак калып кайтучы урам киленнәренә шелтәсен дә белдерә икән әле. Әбине шуңа да яратып, үз итеп "урамыбызның кайнанасы" диләр.
Бетеренми идем әле болай, Фәритем үзәгемне өзеп китеп барды, -ди Заһирә әби.
Таянычы, төп нигездә калып яшәгән улын да, килене Эльза кебек үк, рәхимсез авыру үз тырнагыннан коткармаган шул. Чираттагы сынау шушы булган. Иншаллаһ, сынаулар артта калгандыр. Заһирә әбинең бүгенгесе бик ямьле бит. Өе нурлы, кызлары үзен азга гына да ялгыз калдырмый. "Түбән Чәкедә яши бит ул, көнаралаш килә, кияүгә рәхмәт, җибәрә", ди Заһирә әби, Фирүзәсе турында сөйләгәнебезгә колак салып.
Әйе, бүгенгесе матур әбинең. Сигез оныгы, унбер оныкчыгы бар, унберенчесен Тәтешкә барып күрергә планлаштырып тора әле әби. 95 яшьлеге белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Марат Гафаров һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов килгән , әнә. Алар Россия Президентының котлавын һәр һәм район бүләген тапшырсалар, кода-кодагыйлары савымнар, чәчәк бәйләмнәре күтәреп килгән. Оныклар, туганнар, ( Эльзасының да сеңелләре , хәтта) шимбә көн кайтачаклар ди, әбиләрен олуг юбилее белән котларга.
"100гә дә җит әле, әби", дигәннәргә Заһирә апа үзечә кырыс итеп: "Саулык булсын",дип әйтегез, саулыксызның гомернең кемгә кирәге бар!",-диде. Саулыклы гомер телибез сиңа, Заһирә әби!